ЯҢАЛЫКЛАР


3
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе
“Наз” социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә Балтач районының прокурор ярдәмчесе Шарифуллин Фәрит Гомәр улы белән очрашу узды.
27 ноябрь көнне Балтач үзәк китапханәсендә Мәгъсүм Мөхәмәтҗановның “Сорнай” исемле китабын тәкъдир итү кичәсе уздырылды. Тарихи вакыйгалар, документаль хронология, авыллар, инеш-чишмәләр, данлыклы кешеләр турында язмаларга бай китап белән танышу кичәсенә китап сөючеләр, китапханәчеләр, китапның “герой”лары җыйналдылар. Район тарихын өйрәнүгә зур өлеш керткән авторны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары И.Ф.Гайнетдинов, “Сорнай” җәмгыяте җитәкчесе Т.Г.Гыйләҗев, район ветераннар советы рәисе Р.Г.Абдуллин , Балтач урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Р.Ә. Закирова, район авылара үзәк китапханәнең директоры Р.М.Зарипова котладылар. Китап укучыларның фикерләре, иҗатташ дусларының теләкләре белән баетылып кичә бик җанлы үтте.
2 декабрь көнне Балтач бистәсе Мәдәният үзәгендә инвалидлар өчен оештырылган «Мәрхәмәт нурлары бүләк итик» диеп исемләнгән концерт булып узды.
 

2 декабрь көнне Балтач бистәсендә яшәүче тыл ветераны Гиззатуллина Галия Гайнулла кызы үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.


1
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе
Әниләр көне уңаеннан агымдагы елның 29 ноябрь көнне Казан Кремелендә республиканың күпбалалы гаиләләрен бүләкләү церемониясе булып узды.

29
ноябрь, 2014 ел
шимбә
Агымдагы елның 28 ноябрь көнне Балтач бистәсенең Мәдәният үзәгендә « Кадерле әниләр» диеп исемләнгән районкүләм чара уздырылды.
 

Агымдагы елның 27 ноябрь көнне Казан шәһәре Г.Камал исемндәге Дәүләт академия театр бинасында Әниләр көне уңаеннан оештырылган «Букет для мамы» - «Әниемә чәчәк бәйләме» диеп исемләнгән Республикакүләм акция булып узды.


28
ноябрь, 2014 ел
җомга
Елда зурлап бәйрәм ителә торган «Әниләр көне» уңаеннан 27 ноябрь көнне «Факел» яшьүсмерләр клубында  «Әнием – кояшым минем» дип исемләнгән  интелектуаль кичә оештырылды.

27
ноябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
18нче ноябрь ,19.00сәг. Арбор авылы мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 70 еллыгы кысаларында “Җиңүләргә илткән җырлар” исемле җыр конкурсы булып узды.
 

22-23 ноябрь көннәрендә «Балтач» универсаль спорт залында Ринат Шакиров истәлегенә багышланган мини-футбол буенча регионара ярышлар булып узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International