22-23 ноябрь көннәрендә «Балтач» универсаль спорт залында Ринат Шакиров истәлегенә багышланган мини-футбол буенча регионара ярышлар булып узды.
Әлеге турнир оештырыла башлаган чорда ярышларда бары тик безнең районнан берничә команда гына катнашып уздырыла иде. Хәзер исә турнир регионара статуска ия булды. Бу ел ярышларда 12 команда көч сынашты, ш.и. Мари Эл Республикасы Мари-Төрек районы, Киров өлкәсенең Вятка Аланы районы, Татарстан Республикасы Кукмара һәм Саба районнары командалары катнашты.
Турнир Ринатның каберенә чәчәкләр салудан һәм «Балтач» универсаль спорт залында тантаналы ачыштан соң башланып китте.
Беренче көн командалар 4 төркемгә бүленеп уйнадылар, икенче көнне һәр-бер төркемнән 2 иң яхшы команда ¼ финал ярышларында очрашты. Соңыннан командалар ярымфинал уеннарында финалга чыгар өчен көч сынаштылар.
Финалда «РиШа-16» командасы (Ринатның дусларыннан төзелгән команда) белән «Электрон» (Вятка Аланы) командасы очрашты. Җиңүгә «Электрон» командасы иреште.
Призер командалар, иң яхшы дип танылган уенчылар дипломнар һәм медальләр белән бүләкләнде. Ринатның бертуганы Марат Шакиров тарафыннан җиңүче командаларга һәм уенчыларга акчалата премияләр тапшырылды.
Ярыш нәтиҗәләре:
1/4 финал уеннары
1. "Виктория" (Норма) - "РиШа-16" (Балтач) 3:4
2. "Мари Арбор" (Мари Эл) - "Аякс" (Балтач) 2:2 (пен. 3:2)
3. "Электрон" (Вятка Аланы) - "БСШ" (Балтач) 5:0
4. "Степан Разин" (Кукмара) - "Богатые Сабы" (Байлар Сабасы) 2:7
1/2 финал уеннары
1. "Электрон" - "Мари Арбор" 10:3
2. "РиШа-16" - "Богатые Сабы" 7:2
Финал уеннары
"Электрон" - "РиШа-16" 4:1
Номинациялар буенча иң яхшы уенчылар
"Иң яхшы капкачы" - Басов Михаил ("Электрон ")
"Иң яхшы сакчы" - Шакиров Илхам ("РиШа-16")
"Иң яхшы хөжүм итүче" - Грязев Степан ("Мари Эл")
"Иң яхшы уенчы" - Канаев Петр ("Электрон ")