Җиңүнең 81 еллыгы алдыннан Бөек Ватан сугышы ветераннарын котлау

2026 елның 8 мае, җомга

Районыбыз территориясендә гомер кичерүче Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарын, Бөек Җиңүнең 81 еллыгы уңаеннан, хөрмәтләү чаралары  дәвам итә.

Бүген район башлыгы Рамил Нотфуллин бистәдә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Гыйльван Гыйлмулла улы Гыйлмуллинны, Венгриядәге чуалышларны бастыруда катнашкан райондашыбыз Салавыч Сәрдегәне авылында яшәүче Фәйзулла Гарифулла улы Гарифуллиннарны якынлашып килүче бәйрәм белән котлап, олы ихтирамга лаеклы ил агаларына  батырлыклары өчен рәхмәт сүзләрен ирештерде, районыбызның һәм Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илья Святославович Вольфсонның , "Бердәм Россия" партиясе исеменнән бәйрәм бүләкләрен тапшырды.

Гыйльван ага һәм Фәйзулла агалар Бөек Җиңү бәйрәмен ел саен зур дулкынлану белән  көтеп алалар. Алга таба да дәһшәтле елларны кичкән ветераннарыбызга сәламәтлек, җан тынычлыгы телибез!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International