Район тарихы

Балтач районы - Бөек Тукаебыз дан җырлаган шигъри Казан аръягының ерак төбәге. Ул безнең республиканың иң төньягында урнашкан, Россиянең Киров өлкәсе, Марий Эл Республикасы белән чиктәш. Күршеләребез - Республиканың Арча, Кукмара, Саба районнары.  Район 1930 елның 30 августында оешкан. Территория 1094 квадрат километр тәшкил итә, халкы - 34 меңнән артык кеше. Бездә 10нан артык милләт вәкилләре дуслыкта һәм туганлыкта яши һәм эшли. Халыкның күпчелеген тәшкил итүче татарлардан тыш, удмуртлар, марилар, руслар саны да шактый.

Районда 59 мәгариф учреждениесе, 55 сәламәтлек саклау учреждениесе, 88 мәдәният учреждениесе, 170тән артык спорт корылмасы бар.

Балтач районында 77 торак пункт бар. Алар арасында үзенең тарихи мэдрэсэсе белән танылган Түнтәр авылы, һөнәр ияләре һәм осталары белән дан тоткан Смәил, үзләренең милли халык архитектурасы белән аерылып торган Куныр, Шеңшеңәр авыллары, удмурт халкының күп кенә әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләрен тәрбияләгән Чепья авылы бар. Барлык торак пунктлар 1 шәһәр һәм 17 авыл җирлегенә берләштерелгән. Татарстан Республикасы башкаласы - район үзәгеннән 100 км ераклыкта урнашкан Казан шәһәре белән, республиканың күрше районнары үзәкләре Малмыж һәм Нократ Аланы шәһәрләре белән, Мари Эл Республикасының Мари-Төрек районы үзәге белән ел әйләнәсендә автобус элемтәсе урнаштырылган.

Район үзәге - Балтач шәһәр тибындагы поселыгы. Танылган тарихчы әл-Мөслими мәгълүматларына караганда, аңа 1369 елда нигез салынган. Хәзер бу төзекләндерелгән һәм матур торак пунктта җиде меңнән артык кеше яши. Урта мәктәп, мәктәп-гимназия, 5 балалар бакчасы, үзәк хастаханә, мәдәният йорты, китапханә, спорт мәктәбе, сәнгать мәктәбе, спорт комплексы, мәчетләр, киң кибетләр челтәре, җитештерү һәм халыкка хезмәт күрсәтү предприятиеләре бар. Район тимер юллардан һәм су юлларыннан ерак урнашкан. Йөкләр ташу һәм пассажирлар йөртү автомобиль транспорты белән гамәлгә ашырыла. Район территориясе аша танылган Себер тракты уза. Аның буенча Россия буйлап сәяхәт вакытында атаклы рус язучысы А.Радищев узган. Ул үзенең юл язмаларында Яңгул, Кариле, Арбаш авылларын искә ала, халыкның тормышы һәм көнкүреше турында җылы сүзләр әйтә.

Балтач районында заманча җиһазлар һәм үрелгән әйберләр җитештерү фабрикасы, мех әйберләре предприятиесе, кирпеч заводы, вак таш һәм известь оны җитештерү буенча карьерлар, сөт продуктларының киң ассортиментын җитештерүче май-сөт комбинаты, икмәк-күмәч эшләнмәләре, алкогольсез эчемлекләр һәм колбасалар җитештерү комбинаты, башка җитештерү предприятиеләре бар. Моннан тыш, авыл хуҗалыгы химиясе берләшмәсе, төзелеш һәм юл оешмалары, шулай ук хезмәт күрсәтүче оешмалар бар.

Безнең район татар халкын таныткан күп кенә шәхесләрнең ватаны булып тора. Танылган язучы, Тукай премиясе лауреаты Ибраһим Сәлахов, Ватан азатлыгы өчен көрәштә иртә һәлак булган шагыйрьләр Хабра Рахман һәм Сөләйман Мөлеков, илдә танылган җырчы Альберт Әсәдуллин, халык артистлары Римма Ибраһимова, Рәшит Мостафин, Кәшифә Тумашева, Татарстан Республикасының атказанган артисты Җәвахирә Сәләхова, Татарстаннан беренче адмирал Марс Искәндәров, академик Әхмәт Мазһаров - безнең якташлар. Ватанны саклаудагы кыюлыгы һәм батырлыгы өчен          6 якташыбыз Советлар Союзы Герое исеменә лаек булды. Алар арасында беренчеләр рәтендә кулга алынган Берлин өстеннән Кызыл Байрак күтәргән легендар батыр Габдулла Гарифуллин. Социалистик Хезмәт Геройлары Рим Зарипов, Сәрвәр Нәфыйкова, Габдрахман Зарифов Балтач районында туган һәм үскән. Балтач җире ике дистәдән артык фән докторы үстергән.

Балтачлыларның төп шөгыле - авыл хуҗалыгы җитештерүе. Районда    20 авыл хуҗалыгы предприятиесе һәм туксаннан артык крестьян-фермер хуҗалыгы эшли. Әлеге оешмалар сөт, ашлык, бәрәңге, ит һ. б.җитештерәләр. Алар ярдәмендә район әлеге өлкәдә Татарстан Республикасында алдынгы урында тора. Балтачлылар ярлы, тозлы, әче туфракта да ел саен бөртекле һәм азык культураларыннан, бәрәңгедән югары уңыш алалар. “Таш өстендә гөлләр үстерердәй кешеләрең синең, Балтачым...” дип яза шагыйрь Мидхәт Миншин үзенең шигырьләренең берсендә. Бездә 91085 гектар авыл хуҗалыгы җирләре бар. Район хуҗалыкларында 35 мең баш эре мөгезле терлек, 9 мең баш дуңгыз, 1 мең ат бар. Район ел саен уртача 100 мең тоннадан артык ашлык, 67 мең тонна сөт, 6 мең тонна ит җитештерә. Безнең район авыл хуҗалыгы өлкәсендә күп кенә алдынгы прогрессив башлангычларның һәм инициативаларның инициаторы булып тора. Шул ук вакытта без башкаларның тәҗрибәсенә дә бик игътибарлы.

Габдулла Тукай балачак елларында Сасна Пүчинкәсе авылында яшәгән. Биредә аның әнисе Мәмдүдә Абыстай җирләнгән, ул үзенең иртә үлеме белән булачак шагыйрьне ятим калган. Ел саен шагыйрьнең әнисе каберенә Татар әдәбияты һәм мәдәнияты эшлеклеләре килә, район халкы җыела. Шагыйрь һәм аның әнисе истәлеге изге. Җирле крестьян хуҗалыклары ассоциациясе Габдулла Тукай исемен йөртә. Танылган драматург Мирхәйдәр Фәйзи яшәгән һәм иҗат иткән Шода авылында аның музей-утары бар. Чепья авылындагы Халыклар дуслыгы музее исеме Татарстаннан читтә дә билгеле. Карадуган авылында танылган Себер тракты тарихы турында сөйләүче музей бар. Өч музей да Татарстан Республикасы Дәүләт музееның филиаллары булып тора. Бездә Григорий Медведев, Ошальчи Оки, Кузебай Герд, Николай Кузнецов, Николай Никифоров, Петр Кубашев кебек күренекле удмурт мәдәният эшлеклеләре тудылар, эшләделәр, иҗади юлларын башлап җибәрделәр.

Район халкы спорт белән актив шөгыльләнә. Көрәшчеләрнең, чаңгычыларның, хоккейчыларның даны республикада билгеле. Әлфия Зыятдинова - халыкара мастер, ә Рәлиф Әскәров һәм Гөлфәния Гарифуллина СССР спорт осталары, Васыйл Гарифуллин, Фәрит Әхмәдиев, Рафис Насыйбуллин, Хәмит Кәримуллин һәм башкалар - Россиянең спорт осталары.

Безгә килгән һәркем туган ягыбызның табигате белән соклана. Елның теләсә кайсы вакытында аның киң болыннары һәм басулары, чуар урманнары һәм аланнары, челтерәп аккан чишмәләре һәм елгалары, артыш куаклары белән капланган яссы тау битләре искиткеч матур. Шушма, Арборка, Кушкетка, Кугуборка елгары, серле Каракүл күле дә бик матур. Шагыйрьләр Фәннур Сафин, Мидхәт Миншин, Роберт Миңнуллин, Госман Садэ, Самат Шакир, композиторлар Сара Садыкова, Әнвәр Бакиров, Риф Гатауллин, Рамил Курамшин Балтач җире турында җырларны юкка гына иҗат итмәгәндер.

Районыбызның иң зур горурлыгы - аның искиткеч кешеләре. Алар хезмәт сөючән, максатчан, оста куллы. . Алар ачык күңелле һәм кунакчыл... Хәер, боларның барысына да сез үзегез инанырсыз. Балтачка рәхим итегез!

 

Соңгы яңарту: 2021 елның 26 апреле, 10:41

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International