Балтач бистәсендә «Әниләр көне»

2014 елның 29 ноябре, шимбә
 

Агымдагы елның 28 ноябрь көнне Балтач бистәсенең Мәдәният үзәгендә « Кадерле әниләр» диеп исемләнгән районкүләм чара уздырылды. Бәйрәмгә барлыгы 320 әни чакырылган иде, алар арасында күпбалалы әниләр, ветераннар Советы активистлары, «Балкыш» вокаль ансамбль артистлары һ..б. Бәйрәмгә җыелган әниләрне Балтач муниципаль район башлыгы Р.Р.Нотфуллин котлады, Татарстан Республикасы «Ана даны - Материнская слава» медаленә лаек булган Түбән Кенә авылыннан Ибрагимова Лилияне котлап китте. Район Пенсия фонды җитәкчесе Г.Р.Нотфуллин 10 әнигә «Материнский капитал» сертификатлары тапшырды, районның хәрби комиссары В.Н.Валиев бүгенге көндә 2 уллары берюлы  армия сафларында хезмәт иткән Садыкова Сәрия һәм Закирова Рәзинәләргә бүләкләр тапшырды. Шулай ук бәйрәмгә килгән әниләрне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И.Ф.Гайнетдиновта котлады. Ул, Россия һәм Республика күләмендә уздырылган конкурсларда актив катнашучы күпбалалы ана – Фирая Зиятдинованы, «Сорнай» китабын чыгаруда зур өлеш керткән Галина Наумованы, татар халкының гөреф гадәтләрен, тарихын саклап калуга зур өлеш керткән Ленура Сафинаны, «Сүнмәс дәрт» ветераннар клубының актив катнашучылары булган Ирина Петрованы һәм «Балкыш» вокаль ансамбль артистларын бүләкләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International