2 декабрь көнне Балтач бистәсендә яшәүче тыл ветераны Гиззатуллина Галия Гайнулла кызы үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Бүгенге көндә Галия апа кәдер һәм хөрмәттә Балтачта улы гаиләсендә гомер кичерә.
Юбилярны тантаналы котлау чарасында Балтач районының халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәре Әнисә Хайруллина, Балтач шәһәр җирлеге башлыгы урынбасары Нурия Зарипова, «Элви-плюс» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять (Галия апаның соңгы эш урыны) бухгалтеры Илсинә Якуповалар катнашты. Алар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр һәм ветеранга Россия Федерациясе Президенты В.В.Путинның махсус котлауын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм шәһәр җирлеге исеменнән кыймәтле бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.