Пионерия: Балтач китапханәсендә Буыннар элемтәсе

2026 елның 19 мае, сишәмбе

19 майда совет заманының мәктәп укучылары кызыл галстук киеп, «һәрвакыт әзер!» дип вәгъдә бирүчеләр – Пионерия  көнен билгеләп үткәннәр. Хәзер Россиядә пионерлар юк, ә аларны искә алу көне рәсми булмаган бәйрәмгә әйләнгән. Аны әлеге балалар оешмасында булырга өлгергәннәр һәм үз Ватанының данлы тарихы белән кызыксынган яшь буын искә ала.

Бу көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә «Будь готов! Всегда готов!» дип аталган диологлы китап күргәзмәсе оештырылды. Биредә Бөтенсоюз пионер оешмасының тарихы, пионерларның анты һәм кануннары, герой-пионерлар турында китаплар тәкъдим ителде. Күргәзмә балаларга гына түгел, аларның әти-әниләренә, әби-бабайларына да кызыклы булды. Чөнки балачагы совет чорына туры килгән һәркемдә «пионер» сүзе шәхси истәлекләр уята.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International