Балтач районында техниканы азык әзерләүгә кабул итү башланды

2026 елның 19 мае, сишәмбе

Төзек техника - ярты уңыш, диләр халыкта. Булган техникаларның төзеклегенә һәм хезмәткә җәлеп ителүенә тиешле игътибар бирелгән, куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәгән очракта, терлек азыгы хәзерләү эшләрен тоткарлыксыз һәм сыйфатлы итеп алып бару өчен, гадәттә, киртәләр булмый.

Бүген Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелек эшләре буенча министр урынбасары Дилүс Сәлимгәрәй улы Баязитов һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләрен берләштергән махсус комиссия, Тимирязев исемендәге , «Татарстан», «Яңа тормыш», «Кызыл юл» авыл хуҗалыгы җәмгыятьләрендә техникаларны кабул буенча рейдларны башлап җибәрделәр. 

Рейдлар барышында терлек азыгы хәзерләү агрегатларының техник торышына, басудан азык утарларына яшел масса һәм печән ташучы транспорт чараларының әзерлегенә, механизаторлар һәм шоферлар белән тәэмин ителешенә, азык утарларының чисталыгына, траншеяларның төзеклегенә төп игътибар бирелде.

Рейлар барышында, шулай ук, басуда эшләячәк хезмәтчәннәрнең махсус кием, аптечка, янгын сүндергеч җиһазлары белән тәэмин ителеше тикшерелде һәм хезмәткә түләү мәсьәләләренә дә басым ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International