Әниләр көне уңаеннан агымдагы елның 29 ноябрь көнне Казан Кремелендә республиканың күпбалалы гаиләләрен бүләкләү церемониясе булып узды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургалиевич Минңиханов тарафыннан республикабызның 9 күпбалалы әнисенә «Ана даны - Материнская слава» медальләре тапшырылды. Бүләкләнүчеләр арасында Балтач районы Түбән Кенә авылыннан Ибрагимова Лилиядә бар иде.