1 декабрь көнне «Инвалидлар декадасы» ачылды. Әлеге мөһим чара кысаларында 2 декабрь көнне Балтач бистәсе Мәдәният үзәгендә инвалидлар өчен оештырылган «Мәрхәмәт нурлары бүләк итик» диеп исемләнгән концерт булып узды. Чарада районның барлык җирлекләреннән 300-дән артык кеше катнашты.
Мәдәният үзәгенең фойесында «Илхам килгәндә» диеп исемләнгән девиз астында мөмкинчелекләре чикле булган кешеләрнең кул эшләреннән тупланган күргәзмә- сату эшләде. Шулай ук чарада катнашучылар өчен чәй өстәле дә оштырылды.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илхам Гайнетдинов залда җыелган барлык кешеләрне бәйрәм белән котлады һәм Казан шәһәреннән «Жемчужина Татарстана» диеп исемләнгән конкурсны оештыручылар белән бергә конкурсның дипломантларына бүләкләр тапшырды. Гаиләдә икеседә инвалид булган парларга шулай ук бәйрәм бүләкләре тпашырылды. Соңыннан чарада катнашучылар ихтибарына Мәдәният үзәге артистлары тарафыннан зур концерт куелды.