ЯҢАЛЫКЛАР


8
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе
 

2014 елның 12 декабрь көнне көндезге сәгать 12.00 дән кичке сәгать 20.00 гә кадәр Россия Федерациясе Конституция көне уңаеннан, Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча барлык дәүләт һәм җирле үзидарә органнарында да Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне уздырыла.

4 нче декабрь көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә татар әдибе Факил Сафинның 60 яшьлек юбилее уңаеннан, аның 2013 нче елда чыгарылган “Кошлар яратучы малай” исемле яңа балалар китабына тәкъдир итү кичәсе узды.

Балтач район прокуратура хезмәткәрләре тарафыннан гражданнарны шәхси кабул итү оештырыла

5
декабрь, 2014 ел
җомга
9 декабрь - Халыкара коррупция белән көрәш көне уңаеннан хәзерге заман чиренә әйләнгән коррупция, ришвәтчелек темасына багышланган "Мы против коррупции" исемендә китап күргәзмәсе төзелеп, яшьүсмерләргә күргәзмәгә куелган вакытлы матбугат материалларына күзәтү ясалды
 

3 декабрь -  Билгесез солдат коне унаеннан Балтач узэк китапханэсендэ "Халык хэтере мэнгелек" дип аталган китап кургэзмэсе тозелеп, яшусмерлэргэ  энгэмэ уткэрелде.

 

5 декабрь көнне Зур Лызи 2 нче өлеш авылында  яшәүче тыл ветераны Кузьмина Наталия Филиповна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

 

Агымдагы елның 9 декабрь көнне сәгать 10.00 да Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская  һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе Евгений Костюшин тарафыннан гражданнарның хезмәт хокукларын үтәү мәсьәләлере буенча гражданнарны берләшеп кабул итү оештырыла.

11 декабрь көнне гражданнарга хокуки ярдәм итү һәм кешеләрнең хезмәт хокукларын яклау максатыннан халык өчен телефон «кайнар линиясы» эшләячәк.

4
декабрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
3 декабрь көнне "Бердәм Россия" сәяси партиясенең яшь гвардиячеләре район хәрби комиссариаты хезмәткәрләре белән берлектә "Билгесез солдат" һәйкәленә чәчәкләр куйдылар.

3
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе
Агымдагы елның 27 ноябрь көнне Балтач үзәк хастәханәсендә хатын-кызлар арасында алкоголизм проблемасына багышланган түгәрәк өстәл утырышы узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International