90 яшьлек юбилей белән котлау

2014 елның 5 декабре, җомга
 

5 декабрь көнне Зур Лызи 2 нче өлеш авылында  яшәүче тыл ветераны Кузьмина Наталия Филиповна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Бүгенге көндә Наталия Филиповна кәдер һәм хөрмәттә улы гаиләсендә гомер кичерә.

Юбилярны тантаналы котлау чарасында Балтач район Советы вәкиле Рваил Кәримов, Балтач районының халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәре Әнисә Хайруллина, Шубан авыл җирлеге башлыгы Раиф Музипов, «Кара Куль» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять (Наталия апаның соңгы эш урыны) мастеры Галина Плотниковалар катнашты. Алар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр һәм ветеранга Россия Федерациясе Президенты В.В.Путинның махсус котлауын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм шәһәр җирлеге исеменнән кыймәтле бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International