Балтачта «Билгесез солдат көне»

2014 елның 4 декабре, пәнҗешәмбе
3 декабрь көнне "Бердәм Россия" сәяси партиясенең яшь гвардиячеләре район хәрби комиссариаты хезмәткәрләре белән берлектә "Билгесез солдат" һәйкәленә чәчәкләр куйдылар. Әлеге чарада хәрби комиссариаттан бүлек мөдирләре Фәрит Кәримов белән Лилия Вәлиева, ветераннар советы рәисе Рифат Абдуллин, "Бердәм Россия" партиясе Балтач жирле булеге башкарма комитеты житэкчесе Рүзилә Фазылҗанова һәм " Яшь гвардиячеләр" – Равилэ Шэрипова житэкчелегендэ гимназия укучылары катнашты. Илебездә беренче тапкыр үткәрелгән бу әһәмиятле вакыйга календарь битләрендә үз урынын алып, 3нче декабрь - "Билгесез солдат көне" буларак теркәләчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International