Алкоголизм мәсьәләсе, аеруча хатын-кызлар арасындагы алкоголизм проблемасы безнең җәмгыять алдында торган иң зур проблемаларның берсе булып тора. Балтач муниципаль районында ведомствоара исәптә барлыгы 37 гаилә тора, ш.и. балаларына тиешле тәрбия бирмәүче, даими рәвештә спиртлы эчемлекләр кулланучы 28 гаилә. Шулар арасыннан 12 әни кеше алкоголизм чире белән авырый.
Агымдагы елның 27 ноябрь көнне Балтач үзәк хастәханәсендә хатын-кызлар арасында алкоголизм проблемасына багышланган түгәрәк өстәл утырышы уздырылды. Бү мөхим чарага ведомствоара исәптә торган гаилә әгъзәләре дә чакырылды.
Түгәрәк өстәл барышында эчке эшләр бүлеге инспекторы Л.М.Шакирова, нарколог-табиб Р.К.Шафигуллин, мәгариф бүлеге белгече Р.С.Гаязова, халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгече О.Г.Абдуллиналар чыгыш ясадылар.
Чарада катнашкан әти-әниләргә Ролан Быковның «Я сюда больше не вернусь» исемле кыскаметражлы кинофильмы күрсәтелде, соңыннан кинофильм сюжеты буенча фикер алышулар булып узды.