«Әнием – кояшым минем» дип исемләнгән интелектуаль кичә

2014 елның 28 ноябре, җомга
 

Елда зурлап бәйрәм ителә торган «Әниләр көне» уңаеннан 27 ноябрь көнне «Факел» яшьүсмерләр клубында  «Әнием – кояшым минем» дип исемләнгән  интелектуаль кичә оештырылды. «Башваткыч» интелектуаль уенда катнашу максатыннан, алдан уздырылган блиц-сораулар нәтиҗәсендә уенда катнашкан әниләр арасыннан иң активларын сайлап алып 3-әр кешелек 2 командага төзелде. Уен барышында оештырылган музыкаль тәнәфесләр вакытында, клубта шөгельләнгән яшүсмерләр тарафыннан әниләргә махсус әзерләнгән концерт номерлары күрсәтелде, әниләрне бәйрәм белән котлау сүзләре яңгырады..

Кичә азагында «Башваткыч» уенында җиңүчеләргә һәм призерларга кыймәтле призлар тапшырылды     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International