Мәгъсүм Мөхәмәтҗановның “Сорнай” исемле китабын тәкъдир итү кичәсе

2014 елның 3 декабре, чәршәмбе
27 ноябрь көнне Балтач үзәк китапханәсендә Мәгъсүм Мөхәмәтҗановның “Сорнай” исемле китабын тәкъдир итү кичәсе уздырылды. Тарихи вакыйгалар, документаль хронология, авыллар, инеш-чишмәләр, данлыклы кешеләр турында язмаларга бай китап белән танышу кичәсенә китап сөючеләр, китапханәчеләр, китапның “герой”лары җыйналдылар. Район тарихын өйрәнүгә зур өлеш керткән авторны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары И.Ф.Гайнетдинов, “Сорнай” җәмгыяте җитәкчесе Т.Г.Гыйләҗев, район ветераннар советы рәисе Р.Г.Абдуллин , Балтач урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Р.Ә. Закирова, район авылара үзәк китапханәнең директоры Р.М.Зарипова котладылар. Китап укучыларның фикерләре, иҗатташ дусларының теләкләре белән баетылып кичә бик җанлы үтте.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International