“Наз” социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә Балтач районының прокурор ярдәмчесе Шарифуллин Фәрит Гомәр улы белән очрашу узды. Фәрит Гомәр улы очрашуда игътибарны коррупциягә каршы көрәшүге юнәлдерде, коррупционерлар белән үзеңне ничек тоту турында сөйләде. Инвалидларга һәм пенсионерларга наркотик һәм тәмәке кушылмалары турында кирәкле мәгълүмат бирде.
Очрашуда безнең районыбызда терроризм һәм экстремизмга бәйле хокук бозулар турында сүз кузгатылды, ачыклык кертелде. Әңгәмә ахырында Фәрит Гомәр улы һәр кешегә сак, уяу булырга теләп калды, экстрен телефон номерларын искә төшерде.