«Әниләр көне» Казан шәһәрендә

2014 елның 29 ноябре, шимбә
 

 

Агымдагы елның 27 ноябрь көнне Казан шәһәре Г.Камал исемндәге Дәүләт академия театр бинасында Әниләр көне уңаеннан оештырылган «Букет для мамы» - «Әниемә чәчәк бәйләме» диеп исемләнгән Республикакүләм акция булып узды.

Әлеге мөхим чарада безнең районнан Карадуган авылыннан күпбалалы Зиятдиновлар гаиләсе катнашты. Алар тарафыннан гаилә тормышына багышланган тематик күргәзмэ оештырылды. Шулай ук күргәзмәдә Кече Лызи авылыннан Ирина Петрова рәсемнәре дә үз урыннарын алган иде. Район делегациясе составына  шулай ук  районыбызның 8 сугыш ветераннарының тол хатыннары кертелде. Алар бинаның фойе өлешендә оештырылган күргәзмә белән таныша алды, популяр артистлар катнашында концерт карады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International