ЯҢАЛЫКЛАР


1
август, 2016 ел
дүшәмбе

31 июль хәбәрләренә караганда, районыбызда иген кырларыннан бер көнгә 3891 тонна ашлык ындыр табакларына озатылган.

Кырларда кызу урак өсте. Комбайннар гөрелтесенә кушылып, тракторлар ярышы-ярыша көзге чәчүгә җир хәзерлиләр. Амбарларда халыкка яӊа уӊыштан ашлык өләшү, бөртекләрне киптерү, аны орлыкка салу белән шөгельләнәләр.

 29 июль  көнне район мәдәният үзәгендә Балтач муниципаль районының  участок сайлау комиссиясеәгъзалары белән Татарстан Республикасының  Үзәк сайлау комиссиясе оештырган укулар үткәрелде.


29
июль, 2016 ел
җомга

Бүген район башкарма комитетының утырышлар залында Татарстан Республикасының Премьер-министр урынбасары Васыйл Шәйхразиев җитәкчелегендә видеоконференция режимында киңәшмә узды. Әлеге киңәшмәдә сүз  яңа 200 һәм 2000 сумлык купюралар тышлыгында Казан күренешләре урын алсын өчен республика халкы һәм читтә яшәүче милләттәшләребезнең актив рәвештә  тавыш бирүләрен оешту турында сүз барды.

Балтач районы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар өчен штрафларны түләмәү күңелсез хәлләргә китерүе хакында исегезгә төшерә.

РФ Кодексының 32.2 маддәсе нигезендә административ хокук бозулар өчен билгеләнгән штраф административ штрафка тартылу турындагы карар чыккан көннән алып 60 көн дәвамында түләнелергә тиеш

Куныр белән Шода арасында урнашкан борчак басуына якынлашканда, үзе кечкенә, әмма төрле якка таралган тузаны ике зур комбайннан да күбрәк булган, ерактан караганда әкияттәге диюне хәтерләткән, салам аттырып баручы бер җайланма күренде.


28
июль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2016 нче елның 28 июлендә “Социаль туризм» программасы кысаларында Чепьядагы социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучы инвалидлар hәм пенсионерлар  татар халкының бөек шагыйре Г.Тукай иҗатына багышланган “Тукай – Кырлай” музеенда  экскурсиядә булдылар.

Районыбыз җирлегендә балигъ булмаган балалар арасында җинаятьчелекне, хокук бозуларны булдырмый калу чараларын оештыру һәм контрольдә тоту максатыннан, Балигъ булмаган балалар белән  эшләү һәм аларның хокукларын яклау  комиссиясенең (КДН) “эшче төркем”е чираттагы утырышка җыелды.

23 июль конне Янгулнын сабантуй мэйданында ел дэвамында  авылыбызнын 4 урамы арасында барган спорт ярышларына нэтижэ ясау унаеннан бик матур бэйрэм булды. Казаннарда уха, пылау пеште, самавырлар кайнап утырды, авылыбыз жырчылары узлэренен матур жырларын булэк иттелэр. Э мэйданда исэ командалар арасында берсеннэн берсе кунелле ярышлар уткэрелде. Соныннан дискотека булды. Янгулыбызга гына хас булган бэйрэм быел аеруча матур узды.

27 июль  көнне район балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы киңәйтелгән утырышы булды.  Комиссия  әгъзалары соңгы айда административ хокук бозган балаларга һәм спиртлы эчемлекләр куллану  аркасында балаларына тиешле  тәрбия  бирә алмаган әти-әниләргә  төзелгән 25ләп беркетмәне  тикшерде.  Җәйге  каникул чорында яшүсмер егет-кызлар иреккә чыгалар.  Шул сәбәпле яшүсмерләр  арасында  җәмәгать урыннарында төнге 11.00дән соң йөргәннәре һәм җинаять эше кузгатылганнары, спиртлы эчемлекләр кулланганнары бар.

Шушы көннәрдә Балтач хакиме Рамил Рәшит улы Нотфуллинга да 55 яшь тула икән. Рамил Рәшит улы дип яздым да уйлана калдым: юк, без, авылдашлары, аңа тәки шулай дияргә күнегә алмадык, олыраклар һәм урта буын өчен ул Рамил булып калса, яшьрәкләр өчен ул әле дә – Рамил абый. Инде дүрт елга якын вакыт үтсә дә, һаман да аны район башлыгы дип кабул итә алмыйбыз. Бу – кабул итмәү дә, читләшү дә түгел. Кире­сенчә, ул читләшмәгәнгә, үзен зурга куймаганга, әле дә бездән аерылмаганга шулай.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International