"Без тормышны сайлыйбыз" районның наркотикларга каршы көрәш комиссиясе үткәргән конкурсның иң истәлекле мизгелләре.
Октябрь аенда районның наркотикларга каршы көрәш комиссиясе тарафыннан, “Без тормышны сайлыйбыз” дип исемләнгән районкүләм рәсемнәр бәйгесе игълан ителгән иде. 15 ноябрь көнне бу конкурска нәтиҗә ясалса, 21е көнне җиңүче яшь рәссамнарны бүләкләү тантанасы булды. Конкурска барлыгы 40 эш тәкъдим ителгән иде. Иҗади эшләр 3 төрле категориягә бүленеп бәяләнде һәм номинацияләр буенча урыннар билгеләнде.
1 – 4 класслар арасында:
1 урында: Түбән Ушма башлангыч мәктәбеннән АРТЕМЬЕВА ДАРЬЯ;
2 урында: Балтач гимназиясеннән ГАРИПОВА РАМИЛӘ;
3 урында: Яңгул урта мәктәбеннән ВИЛИСОВА АЛЕКСАНДРА.
4 урында: Субаш өп белем бирү мәктәбеннән ХӘБИБУЛЛИНА ЗӨҺРӘ.
5 – 9 класс укучылары арасында:
1 - Балтач урта мәктәбеннән ШАКИРҖАНОВА АЙЗИЛӘ;
2 - Пыжмара мәктәбеннән СӨЛӘЙМАНОВА АЙЗИЛӘ;
3 - Балтач гимназиясеннән ЭШМУРАТОВА ЛӘЙЛӘ;
4 - Норма урта мәктәбеннән КӘРИМОВ РӨСТӘМ.
Тик кызганыч, югары сыйныф укучылары тарафыннан тәкъдим ителгән эшләр арасында конкурс шартларына туры килеп бетми торган рәсемнәр белән очрашырга туры килде. Шул сәбәпле, жюри әгъзалары рәсемнәргә урыннар бирерлек дәрәҗәдә түгел, дип бәяләде. Бары тик төрле номинцияләр буенча рәсем осталары ачыкланды.
"АППЛИКАЦИЯ" номинациясендә: Бөрбаш урта мәктәбеннән ГАЛИЯ ЗАҺИДУЛЛИНА;
"БАШКАРУ ОСТАЛЫГЫ" номинациясендә:
- Кече Лызи урта мәктәбеннән ГАВРИЛОВА АЛИНА;
- Балтач урта мәктәбеннән МӘННАПОВ РАНИЛ;
- Субаш мәктәбеннән ФРОЛОВА МИЛӘҮШӘ;
- Балтач урта мәктәбеннән МОСТАФИНА МӘДИНӘ.
Әлеге конкурсны уздыруда иганәчелек ярдәмнәре күрсәткәннәре өчен районның ZoorZoom студиясе егетләренә һәм "Техресурс" ширкәтенә зур рәхмәтләребезне белдерәбез.