📚Казанда татар теленнән XIII Халыкара олимпиада җиңүчеләрен котладылар!
8-11 нче сыйныф укучылары 4 көн дәвамында татар теле, әдәбияты һәм Татарстан тарихы буенча белемнәрен сынады, иҗади проектлар яклады.
💥Балтач районы укучылары да сынатмады:
- Норма урта мәктәбеннән Бариева Зифа һәм Хәбибуллина Дилә — беренче урын!
- Шиһапова Әмирә, Саттарова Диләрә, Закирова Камилә — призерлар.
Кызларны һәм аларның укытучылары Насихова Гөлүзә Равил кызын, Асадуллина Энҗе Васил кызын чын күңелдән котлыйбыз! 🎉