💥💥💥Балтачта «Балтач кызы-2026» һәм «Балтач егете-2026» бәйгеләре узды.
Шубан мәдәният йортында «Балтач кызы-2026» һәм «Балтач егете-2026» бәйгеләренең финал этабы үтте. Анда 18 кыз һәм 11 егет катнашты.
Бәйге яшьләрнең сәләтләрен ачу, татар мәдәниятен таныту, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан оештырыла. Катнашучылар — укуда, иҗатта, бию-җырда актив.
Җиңүчеләр:
💫Кызлар:
- Гран-при — Нуриева Фирүзә (Карадуган гимназиясе).
- 1 урын — Гайфетдинова Айгөл (Пыжмара).
- 2 урын — Гыйләҗева Энҗе (Балтач).
- 3 урын — Перемечева София (Чепья).
💫Егетләр:
- Гран-при — Иванов Марк (Балтач).
- 1 урын — Сәйдәшев Салават (Нөнәгәр).
- 2 урын — Иванов Кирилл (Чепья).
- 3 урын — Галимуллин Рүзәл (Смәел).
Барыгызны да җиңүләре белән котлыйбыз! 🎉