18 ноябрьдә «Факел» яшүсмерләр клубында “Аулак өй” гөрләде.
Кичә клубка йөрүче балалар катнашындагы театральләштерелгән күренеш белән башланып китте. Биредә татар халкының гореф-гаәтләрен, җырлы-биюле уеннарын күрергә мөмкин булды. Чара кунаклары да читтә калмады алар бергәләп “Йөзек салыш», «Яшерәм яулык», «Капкалы», «Нардуган», «Колакка-колак», «Агыйдел» уеннарын уйнадылар, табышмакларның җавапларын таптылар. Отылганнар күңелле, шаян җәзалар да үтәде. Кыскасы, әлеге чара чын мәгънәсендә бәйрәм рухы алды.
– Чарага килүчеләргә дә, клубта шөгыльләнүче балаларга да ихластан рәхмәт белдерәбез.