19 ноябрь көнне кичке сәгатьләрдә «Сабантуй» ял һәм спорт паркында автокинотеатрда тәүге тапкыр кино карау мөмкинлеге булдырылды. Ачык һавада кино карау мәйданы машиналар кую урынында оештырылды. Тамашачы игътибарына «Легенда №17» фильмы күрсәтелде.
Район кино оешмасы җитәкчесе Радик Михайлов: «Килгән халык фильмны машинада утырган килеш кенә заманча зур светодиодлы экран аша карады. Ә тавышын радиоалгыч аша 95.00 FM ешлыгында тыңлады. Беренче очрак булса да, район тархындагы яңалыкны үз күзләре белән күрергә халык күп килде. Тукталыш мәйданында 50дән артык машина бар иде.
Киләчәктә дә яңа фильмнар алып кайтып, халыкны күпләп җәлеп итәргә планлаштырабыз. Безнең максатыбыз - халыкны кино сәнгатенә тарту, зәвыклы, мәгънәле, эчтәлекле фильмнар карарга өйрәтү. Билгеле инде, бу яңа төр алым буларак, автокинотеатрда барлык мөмкинлеген дә тиешле дәрәҗәдә оештырасы, тавыш алгыч ешлыкларны көйләп бетерәсе бар. Шуңа да баштагы бер ике фильм кинотеатрны эшләтеп карау йөзеннән, бушлай күрсәтелә. Без халыкка сыйфатлы хезмәт күрсәтергә тиеш. Билгеле инде, киләчәктә кино күрсәтү түләүле булачак", дип белдерде.