19 ноябрь көнне Казанда Татарстанның Ветераннар (пенсионерлар) төбәк иҗтимагый оешмасы Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков җитәкчелегендә VII хисап-сайлау конференциясе булып узды. Бу җыелышта район ветераннар Советы рәисе Рифат Абдуллин, ветераннар Советының актив вәкилләре Суфия Гаделшина белән Фәләхетдин Гарәфетдинов һәм шулай ук район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина да катнашты.
Районның ветераннар Советы рәисе Рифат Абдуллин нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатына лаек булды. Әлеге зур бүләкне аңа ТР Премьер-министры Илдар Халиков тапшырды.
Илдар Халиков залда утырган ветераннар оешмасы вәкилләренә:
"Сезгә карап, Татарстан ветераннары өчен горурлык хисе туа. Республика предприятиеләре һәм оешмаларында актив эшчәнлек алып барганда сез бүген безнең горурлыгыбыз булган Татарстанны күтәрдегез. Бүген дә сезнең энергия, эшләү теләге ташып тора. Сез әле дә башкаларга үрнәк”, - дип мөрәҗәгать итте.
ТР Премьер-министры ветераннарның соңгы елларда компьютерда эшләргә өйрәнү курсларын теләп узуын, “Балкыш” фестивалендә катнашуын да уңай бәяләде.