ЯҢАЛЫКЛАР


25
ноябрь, 2016 ел
җомга

25 ноябрь көнне Балтач гимназиясенең 1А сыйныфы укучылары Балтач үзәк балалар китапханәсенә кунакка киләләр. Укучылар яңа китаплар белән танышалар, викторинада көч сынашалар.

Россия Федерациясе Президентының 1998 елның 30 гыйнварында чыккан карары нигезендә, Россиядә ноябрь аеның соңгы якшәмбесе ел саен “Әниләр көне” буларак билгеләп үтелә. Быел ул 27 ноябрьгә туры килә. Бу көнне һәркем үз әнисенә карата җылы хисләрен белдерә, хөрмәт күрсәтә, изге теләкләрен ирештерә.
Һәр хатын-кыз үз гомерендә ана булу бәхетенә омтылырга тиеш. Сабыйның дөньяга туып, аваз салуы аналар күңелендә онытылмаслык куанычлы көндер. Баланы киләчәктә җәмгыятькә файда китерердәй кеше итеп үстерү – һәр ананың изге бурычы. Шулай булганда гына ул үзен чын мәгънәсендә бәхетле хис итә. Ана назы – мәңгелек. Дөньяда аналардан да изге һәм газиз зат иясе юктыр. Алар – дөньябызның яме. Алар – иң газиз, якын кешеләребез. Шуңа да исән чакта кадерләрен белү, яратуыңны еш белдереп тору, һәрчак рәхимле-шәфкатьле булу  бик тә кирәк.
Кадерле, газиз әниләр! Сезне бәйрәмегез белән чын йөрәктән котлыйм, ныклы сәламәтлек, озын гомер телим. Балаларыгызга терәк булып, гомер буе алар янәшәсендә, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын.
Тирән хөрмәт һәм ихтирам белән, Рамил НОТФУЛЛИН,  муниципаль район башлыгы

Район мәдәният үзәгендә бүген – 25 ноябрь «ӘНИЛӘР КӨНЕ» уңаеннан бәйрәм танатанасы булды. 

Әниләр – илгә батырлыкна, җиргә матурлыкны бирүчеләр. Аларның хакында күпме генә дан җырласак та, нинди генә рәхмәт сүзләре әйтсәк тә аз булыр сыман тоела. «Әнкәйләрнең бөеклеген яши-яши аңлыйбыз», дип җырлана бит җырда да. Әлеге хөрмәт бер көнлек кенә түгел, ә гомерлек булырга тиешлеге һәркемгә мәгълүм.

Районыбыз әниләрен тәбрикләп район башлыгы Рамил Нотфуллин да иң ихлас теләкләрен ирештерде. Мактауга лаек, үрнәк гаиләләрне санап, тормышта әни кешенең нинди зур урын биләвен ассызыклады.

Бүген - 25 ноябрь көнне Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, «Бердәм Россия» сәяси партиясенең Татарстан өлкә бүлеге Секретаре урынбасары Римма Атлас кызы Ратникова 
эшлекле сәфәр белән Балтачка килде. Ул «Бердәм Россия» сәяси партиясенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә район гражданнарын кабул итте. Райондашларыбызның сорауларын язып алып, эш планына кертергә ышандырды.

ТР Авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов: «Техникаларның кышка сакланышын һәм шул ук вакытта язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерү буенча конкурс-семинарлар үтте. Бәяләр түбән вакытта кирәкле запчастьларны алып калырга ашыгыгыз. Карап тоткан, саклауда дөрес сакланган техникалар гына озак хезмәт итә ала. Техника 10 ел гына түгел, саклап тотканда 15-20 ел эшләргә тиеш, ә тузганнарын тикшерүләр барышында комиссия әгъзаларына гамәлдән төшерү бурычы йөләнгән", дип искәртте министр.

Нөнәгәр мәдәният йортында 23 ноябрь көнне «Авыл мәдәният учакларында эшләүче мәдәният хезмәткәрләренең һөнәри осталыкларын үстерү" дигән тема астында семинар булды.

Балтач районында әниләр арасында 5 - Бөек Ватан сугышы ветераны, 498 - тыл ветераны, 33 - "ана даны" медаленә лаек булган, 518 - күп балалы әни бар.

Әниләр көне уңаеннан, 25 ноябрь көнне сәгать 10.00да район мәдәният үзәгендә газиз әнкәйләребезгә багышланган музыкаль кичә була. Әлеге бәйрәм чарасына районыбыз үсешенә үзләренең саллы өлешләрен керткән, мактауга лаек, җәмгыятьтә үз урынын табып, халыкка игелек китерүче ул-кызлар тәрбияләп үстергән һәм күп балалы әниләр чакырулы. Бәйрәм тантанасында «Ана даны» медаленә лаек булган әниләрне бүләкләү тантанасы һәм бәйрәм концерты булачак.

25 ноябрь көнне район мәдәният үзәгендә бистәнең 5нче номерлы “Сөенеч” балалар бакчасы коллективының иҗат концерты була. 
Балаларның шат авазларына күмелгән, җырлы-биюле тамашага рәхим итегез! Башлана: 18.00 сәгатьтә.

Республика күләмендә уздырылган "Әтиләр Советы эшчәнлегенең иң яхшы оешмасы" конкурсында катнашып, районыбызның әтиләр Советы җитәкчесе Булат Бакый улы Зыятдинов "Гаилә кыйммәтләрен пропагандалау һәм рухи-әхләкый традицияләрне саклау" номинациясендә икенче призлы урын яулады һәм Диплом белән бүләкләнде. Әлеге бүләкне аңа конкурсны бәяләү комиссиясе рәисе, ТР Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев тапшырды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International