Нөнәгәр мәдәният йортында 23 ноябрь көнне «Авыл мәдәният учакларында эшләүче мәдәният хезмәткәрләренең һөнәри осталыкларын үстерү" дигән тема астында семинар булды.
Семинарда катнашучылар башта Кәшифә Тумашева музеенда булдылар. Биредә «Шәмен түгел, җанын ягып гүя, Яктыртты ул бөтен сәхнәне!» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә оештырылган иде. Кәшифә Тумашеваның тормыш һәи иҗат юлы, тарихи истәлекләр белән уртаклаштылар һәм ул куйган спектакльләрдән өзекләр тәкъдим ителде. Татар сәхнәсендә күп тапкырлар уйналган "Сүнгән йолдызлар", "Зәңгәр шәл", "Галиябану", "Күзләр" һ.б. драма әсәрләрдә башкарылган җырлар җырланды. Әлеге чара
Чараның икенче өлеше Нөнәгәр мәдәният йортында семинар-киңәшмә буларак, чыгышлар белән дәвам итте.