Булат Зыятдинов - үрнәк әти дә, үрнәк җитәкче дә!!!

2016 елның 25 ноябре, җомга

Республика күләмендә уздырылган "Әтиләр Советы эшчәнлегенең иң яхшы оешмасы" конкурсында катнашып, районыбызның әтиләр Советы җитәкчесе Булат Бакый улы Зыятдинов "Гаилә кыйммәтләрен пропагандалау һәм рухи-әхләкый традицияләрне саклау" номинациясендә икенче призлы урын яулады һәм Диплом белән бүләкләнде. Әлеге бүләкне аңа конкурсны бәяләү комиссиясе рәисе, ТР Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев тапшырды. 

Булат Зыятдинов, мәгълүм булганча, "Игенче" җәмгыяте җитәкчесе, Карадуган авылында яши. Тормыш иптәше Фирая ханым белән 5 бала тәрбияләп үстерәләр. Зыятдиновлар сәнгатькә гашыйк гаилә, алар актив рәвештә районыбыз данын яклап, күп кенә конкурсларда катнашып киләләр. Районның әтиләр Советы җитәкчесе буларак та эшчәнлеге республика җитәкчелеге тарафыннан югары бәяләнә. 

Булат Бакиевичны ихластан котлыйбыз, эшендә уңышлар телибез!!!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International