"Әниләр көне" уңаеннан, күп балалалы үрнәк әниләргә Татарстан Республикасыныӊ дәүләт бүләге – «Ана даны»-«Материнская слава» медале белән бүләкләү тантанасы үткәрелә. Районыбызда "Ана даны " медаленә лаек булган 33 әни бар иде инде, ә быел исә бу бүләккә Балтачтан 5 бала әнисе Гүзәл Галимова, Бөрбаш авылыннан 7 бала әнисе Тәслимә Шәйхетдинова тәкъдим ителде. Димәк, районыбызда медальле аналар саны 35 булды.
29 ноябрь көнендә Балтач районының 14 яше тулган гражданнарына ГХАТ бүлегендә паспорт тапшыру танатанасы булып узды.
Котлау сүзләре белән тантананы ГХАТ бүлеге җитәкчесе Люция Нигъмәтҗанова ачып җибәрде. Ә Балтач районы Федераль миграция хезмәтчелеге идарәсеннән килгән өлкән белгеч Людмила Хөснетдинова балаларга паспорт турында сөйләде: югалтырга ярамау, кайсы вакытта алыштыру, бу документка нинди билгеләр кертелүе, һ.б. Балаларның шатлыгын уртаклашырга әти-әниләре, әбиләре дә килгән иде. Паспортлар тапшырылгач Россия Гимны яңгырады. Истәлеккә фотога төшүләр оештырылды.
Әниләр көне уңаеннан 28 ноябрь көнне Балтач районы ГХАТ бүлегендә гаиләдә икенче, өченче балаларын тудырган әниләргә "Ана капиталы" сертификаты тапшырылды. Тантаналы чараны ГХАТ бүлеге җитәкчесе Люция Нигъмәтҗанова ачып җибәрде, барлык әниләргә җылы тәбрикләү сүзләрен җиткерде һәм сертификатларны тапшыру өчен сүзне Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Габделнур Нотфуллинга бирде. Сертификатлар белән бергә әниләргә чәчәк бәйләмнәре дә тапшырылды.
30 ноябрь көнне Балтач үзәк китапханәсендә "Салават күпере" тозлы камырдан эшләнмәләр клубы үзенең чираттагы түгәрәгенә җыйды. Эниләргә ясый башлаган бүләкне тәмамлап бүләк иттеләр. Киләсе очрашу 14 декабрь көнне уздырылачак. Оста кулларны көтеп калабыз!
29 ноябрь көнне Балтач үзәк зурлар китапханәсендә әнкәйләрне бәйрәм белән тәбрик итү; балага мәгънәле исемнәр кушуның мөһимлеген күрсәтү; Мирхәйдәр Фәйзинең тормыш юлын, иҗатын искә төшерү максатыннан “Тормыш яме-гүзәл исемнәр” дип аталган әдәби-музыкаль кичә уткәрелде. Килгән кунаклар халкыбыз авыз иҗатын иңләп, исемнәр турында сораулардан төзелгән викторинада теләп катнаштылар.
Кичәнең икенче өлешендә китапханә каршында эшләп килүче “Йөзек кашы” театр клубы әгъзалары катнашында М.Фәйзинең “Яшьләр алдатмыйлар” комедиясенең кыскартылган варианты сәхнәләштерелде
2016 елның 27 нче ноябре - Әниләр көне буларак билгеләп үтелә. Бу бәйрәм уңаеннан Улисьял мәдәният йорты хезмәткәрләренең “Әбиләр” ансамбле “Наз” социаль-тернәкләндерү бүлекчәсенә хәйрия концерты белән килделәр. Концерттагы җырлар, биюләр, шигырьләр әниләр көненә багышланган иде.
ТР нын ятим һәм гарип балаларны яклау төбәк иҗтимагый "Наз" хәйрия фонды Телэче хэм Балтач муниципаль районыннарынын күп балалы энилэре һәм мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче әниләре очен бәйрәм чарасы уздырды. «Эниләр көне»нә багышланган чара Казан шәһәренен "Киндерленд" кафесында узды. Энилэрне бик жылы каршы алдылар, кунак иттелэр. Алар кунеллэренэ тынычлык, жылы хислэр алып, оештыручыларга рэхмэтлэрен эйтеп кайтып киттелэр.
Көек авылы китапханәсендә һәрдаим истәлекле бәйрәмнәр халык белән берлектә күмәкләшеп оештырылып бара. Әле күптән түгел генә өлкәннәр көне, “көзге бал-Алтын көзем-гомер язым” исемле кичәләр үткәрсәк, 26 Ноябрь көнне җиһаныбызның иң кадерле, газиз кешеләре әниләребез хөрмәтенә “Әниләр җыелган урында” исемле тематик уен кичә үткәрдек. Биредә махсус рәвештә әниләребезне өлкән һәм урта буынга бүлеп чакырдык. Уен формасында барган чарада Әниләребез төрле сынауларда бик җиңел катнашты. Олылау, кадерләү сүзләре белән берлектә җыр-биюле муз.номерлар да балалар тарафыннан бүләк буларак тапшырылды. Быелгы бәйрәмдә авыл халкы өчен яңалык буларак видеопроектор да чараның бер бизәге булды. Җыр-моң барышында махсус бу көнгә багышланган презентация һәм буктрейлер әниләребез күңеленә аеруча да хуш килде. Язучы әниләребезне күрсәтеп, аларның китаплары, иҗатлары буенча төзелгән “Танып-бел” уены да отышлы булды. Кызыклы уеннарыбызда гүзәл затларыбыз бик теләп катнашты. Бәйрәм азагында әниләребезгә бүләкләр тапшырылды.
Әни,әнкәй...Әйе,Ана-ул дөньяда иң бөек кеше.Һәркем әнисенә карата йөрәгендә иң изге хисләрне саклый.Әниләр алдында бурычыбызны гомер буена да түләп бетерә алмыйбыз.Әниләрнең бөеклеген яши-яши аңлыйбыз.26 ноябрь көнне Борнак авыл китапханәсендә "Җәннәт әниләрнең аяк астында" исемле әниләр кичәсе үткәрелде.Кичәгә китапханәнең иң күп китап укучы әниләре чакырылды.Әниләр турында матур шигырьләр,җырлар яңгырады.Язучыларның әниләр турында иҗат ителгән әсәрләре сәхнәләштерелде.
25 нче ноябрь көнне Арбор авыл китапханәсендә,Халык ара әниләр көне уңаеннан “Ана назы җирдә мәңгелек” исемле әдәби очрашу- кичә булып үтте.Бүгенге көндә үзләренә төшкән авырлыкларга һәм мәшәкатьләргә дә карамастан,әниләребез китап укырга да вакыт табалар.Очрашуга күп еллар терлекчелектә хезмәт куйган,китап укырга яраткан әниләребез чакырылды.Кунакларыбызга карата бик күп җылы сүзләр әйтелде.Кичәбездә әниләргә багышланган матур җырлар, шигырьләр яңгырады.