"Әниләр җыелган урында!"

2016 елның 29 ноябре, сишәмбе

    Көек авылы китапханәсендә һәрдаим истәлекле бәйрәмнәр халык белән берлектә күмәкләшеп оештырылып бара. Әле күптән түгел генә өлкәннәр көне, “көзге бал-Алтын көзем-гомер язым” исемле кичәләр үткәрсәк, 26 Ноябрь көнне җиһаныбызның иң кадерле, газиз кешеләре әниләребез хөрмәтенә “Әниләр җыелган урында” исемле тематик уен кичә үткәрдек. Биредә махсус рәвештә әниләребезне өлкән һәм урта буынга бүлеп чакырдык. Уен формасында барган чарада Әниләребез төрле сынауларда бик җиңел катнашты. Олылау, кадерләү сүзләре белән берлектә җыр-биюле муз.номерлар да балалар тарафыннан бүләк буларак тапшырылды. Быелгы бәйрәмдә авыл халкы өчен яңалык буларак видеопроектор да чараның бер бизәге булды. Җыр-моң барышында махсус бу көнгә багышланган презентация һәм буктрейлер әниләребез күңеленә аеруча да хуш килде. Язучы әниләребезне күрсәтеп, аларның китаплары, иҗатлары буенча төзелгән “Танып-бел” уены да отышлы булды. Кызыклы уеннарыбызда гүзәл затларыбыз бик теләп катнашты. Бәйрәм азагында әниләребезгә бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International