29 ноябрь көнне Балтач үзәк зурлар китапханәсендә әнкәйләрне бәйрәм белән тәбрик итү; балага мәгънәле исемнәр кушуның мөһимлеген күрсәтү; Мирхәйдәр Фәйзинең тормыш юлын, иҗатын искә төшерү максатыннан “Тормыш яме-гүзәл исемнәр” дип аталган әдәби-музыкаль кичә уткәрелде. Килгән кунаклар халкыбыз авыз иҗатын иңләп, исемнәр турында сораулардан төзелгән викторинада теләп катнаштылар.
Кичәнең икенче өлешендә китапханә каршында эшләп килүче “Йөзек кашы” театр клубы әгъзалары катнашында М.Фәйзинең “Яшьләр алдатмыйлар” комедиясенең кыскартылган варианты сәхнәләштерелде