2016 елның 27 нче ноябре - Әниләр көне буларак билгеләп үтелә. Бу бәйрәм уңаеннан Улисьял мәдәният йорты хезмәткәрләренең “Әбиләр” ансамбле “Наз” социаль-тернәкләндерү бүлекчәсенә хәйрия концерты белән килделәр. Концерттагы җырлар, биюләр, шигырьләр әниләр көненә багышланган иде.
Әлеге чарада гармонист Андреев Геннадий, мөмкинлеге чикле булуга карамастан татар, рус халык җырларын, көйләрен бик оста башкарды. Тамашачы өчен җырланган җырлар, шигырьләр, сәхнә тамашасы – өч телдә яңгырады. “Әбиләр” ансамбле башкарган моңлы җырлар барлык әниләргә зур бүләк булды. Соңыннан алар тамашачылар белән бергәләп татар биюен дә биеп алдылар.
Йомгаклау өлешендә тернәкләнүчеләр Улисьял мәдәният йорты хезмәткәрләренә уңышлар теләп, рәхмәт йөзеннән теләк һәм тәкъдимнәрен җиткерделәр.