«Талантлар парады»төбәкара конкурс-фестивале

2026 елның 9 апреле, пәнҗешәмбе

Яшь буынга рухи һәм әхлакый тәрбия бирүнең мөһим өлеше буларак сәнгатьнең төрле төрләрен алга сөрү, шулай ук яшь талантларга иҗат юлының башлангыч чорында сәләтләрен ачу максатында,  бишенче ел рәттән  Тататстан Республикасы Мәдәният министрлыгы гранты ярдәмендә Балтач сәнгать мәктәбе "Талантлар парады" төбәкара бәйгесен уздыра.

Әлеге бәйге  музыка уен кораллары, бию, рәсем, җыр, нәфис сүз сәнгате номинацияләрендә уза. Бәйгедә катнашучыларның иҗади чыгышларын компетентлы жюри составында Казан дәүләт консерваториясеннән, Казан дәүләт мәдәният институтынан, Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятеннән Рәсәй Федерациясе, Татартан Республикасы художниклар берлеге әгъзалары, атказанган сәнгать эшлеклеләре бәяләде.

        2026 елда конкурс-фестивалендә Татарстан, Мари Иле,  Саха  Республикасы, Киров өлкәсе һәм Пермь ягыннан 1197  катнашучы көчләрен сынады.

     Бәйгенең Гран при иясенә җыр сәнгате номинациясендә Фәйзрахманова Әдилә лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International