Районыбыз җирлегендә барлыгы 28 шугалак булдырылды. Шуның дүртесе бистәдә урнашкан - «Балтач» спорткомплексы янында, «Балтач» ял паркы мәйданында , СМУ микрорайонында һәм Балтач урта мәктәбе территориясендә. Алар кичке 21.00 сәгатькә кадәр эшли, мәйданнары яктыртылган.
«Сабантуй» ял һәм спорт паркы матурлана, заманчалаша бара. Соңгы көннәрдә генә МДСУ-1 районара юллар төзелеше идарәсе тырышлыгы белән Кара күл ягына бара торган юл буенда «Чана-тау» сафка басты. Янәшәдә генә чаңгы юлы булдырылды. Бирегә бистә халкы гына түгел, ә тирә-як авыллардан килүчеләр дә күренә башлады. Паркка керү юллары, мәйданы,чана шуу һәм чаңгы трассасының 1200 метр өлеше яктыртылган. Биредә 17.00 – 20.00 сәгатьләрдә ут яна. Шулай ук радио эшчәнлеген булдыру, музыка яңгырату, автокинотеатрны эшләтү буенча хәзерге көннәрдә эшләр башкарыла.
Кышкы күңел ачу чараларын оештыру уңаеннан, район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров җитәкчелегендә җаваплы белгечләр, бүлек җитәкчеләре белән эшлекле сөйләшү булды.
1 декабрьдә Балтач гимназиясендә «ачык ишекләр» көне үткәрелә. Әлеге чара һөнәр сайлауда юнәлеш бирү максатыннан, махсус 11нче сыйныф укучылары оештырыла. Укучылар Казан дәүләт аграр университеты һәм Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе вәкилләре белән
танышу мөмкинлеге булачак. Очрашу сәгать 14.00 дә башлана.
29 ноябрь көнне "Хыял" яшьләр үзәгендә әниләр көненә багышлап. "Иң яхшы хатын" дип исемләнгән күтәренке рухта конкурс үткәрелде. Әлеге күңел ачу бәйрәменә районыбыз җирлегендә гомер итүче гаиләләр чакырулы иде. Алар арасында әле яңа гына гаилә корганнар да, дистә еллар, хәтта Әхмәдуллиннар кебек 20 елдан артык парлы тормышта яшәүче парлар да бар иде. Мондый чаралар яшь гаиләләрнең җәгыятьтә тоткан дәрәҗәләрен күтәрү, гаилә институты статусын һәм әһәмиятлелеген арттыру максатларыннан үткәрелә. Билгеле инде, районыбызда ир белән хатынның кичке сәгатьләрдә ял вакытларын күңелле уздырырга мөмкинлекләр барлыгын да күрсәтү.
"Әниләр көне" бәйрәме уңаеннан Улисьял мәдәният йорты хезмәткәрләренең “Әбиләр” ансамбле “Наз” социаль-тернәкләндерү бүлекчәсенә хәйрия концерты белән килделәр. Концерттагы җырлар, биюләр, шигырьләр әниләр көненә багышланган иде.
Татарстан Республикасының икътисад министрлыгы тарафыннан, 24 ноябрьдән 20 декабрьгә кадәр, “Ел эшмәкәре: Алтын йөзлек – 2016” конкурсы үткәрелә.
Районыбыз эшмәкәрләрен, кече бизнес белән шөгыльләнүчеләрне нәрсә борчый, бу хакта 29 ноябрьдә район башлыгы Рамил Нотфуллин җитәкчелегендә районыбыз эшмәкәрләре, нигездә озак еллардан халыкка сәүдә хезмәте күрсәтүчеләр белән берлектә «түгәрәк өстәл» артында эшлекле сөйләшү булды.Эшмәкәрләр үзләрен борчыган мәсьәләләрне уртага салып сөйләштеләр, район җитәкчелегенә үзләренең тәкъдимнәрен җиткерделәр, фикер алыштылар. Алар алкоголь продукциясенә куелган таләпләр һәм арзанлы аракы белән яшерен рәвештә сату итүчеләрне тикшереп чаралар күрелмәү, читтән кертелгән икмәк һәм камыр ризыгы күләмнәренең елдан-ел артуы, башка милләт вәкилләренең төрле урыннарда азык-төлек, җиләк-җимеш белән сату итүләре һәм аларның санитар таләпләрне үтәмәүләре, авылларга килеп урамнарда транспорт белән сатып йөрүчеләрнең җирлектәге эшмәкәрләрнең эшчәнлегенә «аяк чалуы» дип белдерделәр. Киләчәктә бу мәсьәләләрнең хәл ителүен сорадылар. Әлеге чарада Асия Закирова, Нурания Гыйльмуллина, Люция Газыймҗанова, Гыйльмулла Хәйруллин актив рәвештә катнашып, үз тәкъдимнәрен белдерделәр.
ТРның ятим һәм гарип балаларны яклау төбәк иҗтимагый "Наз" хәйрия фонды Теләче һәм Балтач муниципаль районыннарының күп балалы әниләре һәм мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче әниләре өчен бәйрәм чарасы уздырды. «Әниләр көне»нә багышланган чара Казан шәһәренең "Киндерленд" кафесында узды. Әниләрне бик жылы каршы алдылар, кунак иттеләр. Алар күңелләренә тынычлык, жылы хисләр алып, оештыручыларга рәхмәтләрен белдерделәр
29 ноябрь көнне Балтач муниципаль районының Коррупциягә каршы көрәшү эшен координацияләү комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды.
Әлеге утырыш район башлыгы Рамил Нотфуллин җитәкчелегендә узды.Утырышта план нигезендә беренче көн тәртибе буенча «Хокук саклау органнарының 2016 елда коррупциягә каршы көрәш буенча эш нәтиҗәләре һәм 2017 елга бурычлары турында район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Илдар Усманов чыгыш ясады. Ул районда коррупциягә каршы көрәш буенча башкарылган тикшерүләрнең нәтиҗәләре һәм җинаять җаваплылыгына тартылган затлар белән таныштырып үтте.