"Хыял" яшьләр үзәгендә "Иң яхшы хатын"ны ачыкладылар.

2016 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

29 ноябрь көнне "Хыял" яшьләр үзәгендә әниләр көненә багышлап. "Иң яхшы хатын" дип исемләнгән күтәренке рухта конкурс үткәрелде. Әлеге күңел ачу бәйрәменә районыбыз җирлегендә гомер итүче гаиләләр чакырулы иде. Алар арасында әле яңа гына гаилә корганнар да, дистә еллар, хәтта Әхмәдуллиннар кебек 20 елдан артык парлы тормышта яшәүче парлар да бар иде. Мондый чаралар яшь гаиләләрнең җәгыятьтә тоткан дәрәҗәләрен күтәрү, гаилә институты статусын һәм әһәмиятлелеген арттыру максатларыннан үткәрелә. Билгеле инде, районыбызда ир белән хатынның кичке сәгатьләрдә ял вакытларын күңелле уздырырга мөмкинлекләр барлыгын да күрсәтү. 

Ярыш формасында барган әлеге конкурста барлыгы 4 пан катнашты. Балтач шәһәр җирлегеннән Ләйсән белән Азат Әхмәдуллиннар, Норма авыл җирлегеннән 3 пар килгән иде: Рәмзия һәм Айрат Закировлар, Алсу белән Нияз Гатауллиннар һәм шушы көннәрдә генә тормыш корган яшь парлар - Чапшар авылыннан Алисә белән Җәмил Мәрдановлар. 

Конкурс барышында ирләр тормыш иптәшләре өчен ставкалар куйды, ә хатыннары шул билгеләнгән вакытка сыешып биремнәрне башкарып чыгарга тиеш иде. Дөрес һәм төгәл башкарган очракта, аларга баллар куелды. Хатыны биремне үти алмаганда атап куелган суммаларына көндәшләре ия булды. 

"Иң яхшы хатын"ны ачыклау эше жюри хөкеменә - район ГХАТ (ЗАГС) бүлеге җитәкчесе Люция Нигъмәтҗанова белән район яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллинга тапшырылды. "Иң яхшы хатын" дигән исемгә җитез, кыю, шат күңелле Рәмзия Закирова лаек дип табылды. 

Конкурста катнашучыларга "Хыял" яшьләр үзәгенең истәлек бүләкләре, Дипломнар тапшырылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International