Район эшмәкәрләре белән «түгәрәк өстәл» узды.

2016 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

Районыбыз эшмәкәрләрен, кече бизнес белән шөгыльләнүчеләрне нәрсә борчый, бу хакта 29 ноябрьдә район башлыгы Рамил Нотфуллин җитәкчелегендә районыбыз эшмәкәрләре, нигездә озак еллардан халыкка сәүдә хезмәте күрсәтүчеләр белән берлектә «түгәрәк өстәл» артында эшлекле сөйләшү булды.Эшмәкәрләр үзләрен борчыган мәсьәләләрне уртага салып сөйләштеләр, район җитәкчелегенә үзләренең тәкъдимнәрен җиткерделәр, фикер алыштылар. Алар алкоголь продукциясенә куелган таләпләр һәм арзанлы аракы белән яшерен рәвештә сату итүчеләрне тикшереп чаралар күрелмәү, читтән кертелгән икмәк һәм камыр ризыгы күләмнәренең елдан-ел артуы, башка милләт вәкилләренең төрле урыннарда азык-төлек, җиләк-җимеш белән сату итүләре һәм аларның санитар таләпләрне үтәмәүләре, авылларга килеп урамнарда транспорт белән сатып йөрүчеләрнең җирлектәге эшмәкәрләрнең эшчәнлегенә «аяк чалуы» дип белдерделәр. Киләчәктә бу мәсьәләләрнең хәл ителүен сорадылар. Әлеге чарада Асия Закирова, Нурания Гыйльмуллина, Люция Газыймҗанова, Гыйльмулла Хәйруллин актив рәвештә катнашып, үз тәкъдимнәрен белдерделәр.

Район эшмәкәрләр советы Раиф Гафиуллин районыбыз җирлегендә теркәлеп эшләүче эшмәкәрләрнең һәм сатып алучыларның хокукларын яклап эш итәргә, бу мәсьәләләр буенча тиешле органнарга, җаваплы белгечләргә вакытында мөрәҗәгать итәргә кирәклеген ассызыклады. 

Район башлыгы Рамил Рашитович эшмәкәрләрне борчыган мәсьәләләрне тикшерергә, хокук саклау органнары, прокуратура белән берлектә килешенеп, чаралар күрергә, «түгәрәк өстәл»ләрне алга таба да үткәрергә, борчыган мәсьәләләр, килеп туган проблемалар хакында уртага салып сөйләшергә кирәк, дигән бурыч куйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International