«Сабантуй» паркында ял итү чаралары район хакимияте югарылыгында оештырыла.

2016 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

Кышкы күңел ачу чараларын оештыру уңаеннан, район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров җитәкчелегендә җаваплы белгечләр, бүлек җитәкчеләре белән эшлекле сөйләшү булды. 

Рамил Илдусович: «Районыбыз халкы озын кышкы кичләрдә, ял һәм бәйрәм көннәрендә телевизор һәм компьютер экраннарыннан аерылып, саф һавада чана, чаңгы, тимераякта шуып, үзенең сәламәтлеген кайгыртса иде. Кышкы чорда күңел ачу өчен авыл җирлекләрендә һәм район үзәгендә уен һәм спорт мәйданчыклары елдан-ел арта, заманчалаштырыла тора. Районда ничек тә халыкны бергә тупларга, үзара аралашуны ныгытырга, ялларны күңелле һәм файдалы уздыру өчен шартлар тудырырга тырышабыз», дип белдерде. 

«Сабантуй» паркы территориясе кичке сәгатьләрдә халыкның яратып йөри торган урынына әверелсен өчен район хакимияте, башкарма комитеты тарафыннан күләмле эшләр башкарыла, зур чыгымнар тотыла. Бу барлык уңай шартлар да районыбыз халкы өчен тудырыла. Шуңа да паркыбыз гаилә һәм дуслар белән бергәләп чыгып ял итеп кайту өчен уңайлы урын булырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International