Республикабызда елның иң яхшы 100 эшмәкәрен ачыклыйлар

2016 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының икътисад министрлыгы тарафыннан, 24 ноябрьдән 20 декабрьгә кадәр, “Ел эшмәкәре: Алтын йөзлек – 2016” конкурсы үткәрелә. 

Конкурс кысаларында эшмәкәрнең республика һәм район икътисадына керткән өлеше бәяләнә. Биредә теләге булган һәр эшмәкәр катнаша ала. Моның өчен http:100rt.ru. сайтына кереп, анкета тутырырга гына кирәк. Җиңүчене ачык тавыш бирү юлы белән ачыклаячаклар. Татарстан Республикасының 100 иң яхшы эшмәкәрен 21 декабрьдә бүләкләячәкләр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International