Балтач җирлегендә яшәүче Хамбалов Гәбделфәрт Хамбаловичка 2 декабрь көнне 90 яшь тулды.
Быел районыбызның шагыйре Гарифҗан Садыйк улы Мөхәммәтшинның тууына 75 яшь тулды. Шул уңайдан районда күп кенә мәдәни чаралар узды. 1декабрь көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендәБалтач урта мәктәбенең 2В, Балтач гимназиясенең 3А, Б сыйныфларында укучы китап укучыларыбыз катнашында узган“Алда менәсе үрләрем” дип аталган очрашу кичәсе дә шундыйлардан булды.Кичәдәбалаларга шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында мәгълүмат бирелде. Балтач урта мәктәбенең 2В (җитәкчеләре Замалиева Л.М.), Балтач гимназиясенең 3Б сыйныф (җитәкчеләре Гарафетдинова Л.Р.) балалары Гарифҗан абыйның шигырьләрен сөйләделәр, рольләргә кереп уйнап күрсәттеләр.Юбилярыбыз үзе дә кечкенә китап укучыларыбызга хикәя-шигырьләрен укыды, аларның сорауларына җавап бирде. Балаларга мәктәптә тырышып укыгыз, тәртипле, инсафлы булыгыз, әти-әнинең сүзен тыңлагыз, китап укыгыз,шул вакытта гына белемле, төпле һөнәрле кешеләр булып үсәрсездигән теләкләрен җиткерде.
30 ноябрь көнне Балтач үзәк балалар китапханәсе әниләр көненә багышланган "Әниемә иң матур сүз" дигән кичә булып узды.Кичәгә тәрбиячеләре Ахмадуллина Ф.Ф җитәкчелегендә 2 нче номерлы балалар бакчасы балалары, һәм аларның әниләре килде. Нәниләр әниләренә җырлар, биюләр, шигырьләр бүләк иттеләр. Уеннарда,викторинада көч сынаштылар.
Бүген - 1 декабрьдә Балтач гимназиясендә «ачык ишекләр» көне үтте.. Әлеге чара чыгарылыш сыйныф укучыларына һөнәр сайлауда юнәлеш бирү максатыннан махсус оештырылды. Укучылар Казан Дәүләт аграр университеты һәм Казан Дәүләт ветеринария медицинасы академиясе вәкилләре белән очрашты.
Бүген - 1 декабрь көнне үзәк мәчеттә район имамнарының еллык исәп-хисап җыелышы була. Әлеге чарага Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин да килде
Билгеле булганча, 1-10 декабрь көннәре Халыкара инвалидлар ункөнлеге дип игълан ителә.
Ул декабрь аенда Халыкара инвалидлар көнен билгеләп үтү уңаеннан, физик мөмкинлекләре чикле булганнарны тагын да ныграк кайгырту максатыннан уза. Ункөнлек дәвамында физик мөмкинлекләре чикле иптәшләр хөрмәтенә бәйрәм чаралары, төрле спорт, күңел ачу бәйгеләре оештырыла. Олы йөрәкле, уңган-булган иптәшләребез ункөнлекне район мәдәният үзәгендә район җитәкчелеге белән җылы очрашудан башлаячак.
Балтач гимназиясе базасында районның балалар оешмалары активистлары өчен укулар узды.
Чара барышында чыгышлар тыңланды, тәҗрибәләр белән уртаклаштылар, мастер-класслар да күрсәтелде.
Балтач районы җирлегендә 1 -10 декабрь көннәрендә елдагыча традицион рәвештә, мөмкинлекләре чикле райондашларыбызга хөрмәт йөзеннән, "Инвалидлар ункөнлеге" була. Әлеге категориягә керүчеләр өчен спорт ярышлары һәм күңел ачу чаралары, төрле кичәләр, очрашулар, "түгәрәк өстәлләр" үткәрелү күздә тотыла.
Яңа елга аяк басарга да бер ай вакыт калып бара. Бәйрәм атмосферасы тудыру йөзеннән, район үзәгендә Яңа ел бәйрәмен уздыруга әзерлек чаралары башланып китте. Иң беренчеләрдән булып, берничә көн элек «Саклык банкы» бинасында чыршы бизәп куйдылар, «Балтач» ял паркында үзәк чыршы да сафка басып килә. Кибетләрдә, сәүдә үзәкләрендә дә чыршылар, уенчыклар сатыла башлады.
«Сабантуй» ял һәм спорт паркында ачык һавада булдырылган заманча экранлы автокинотеатр һәр шимбә кичке сәгатьләрдә халыкка хезмәт күрсәтәчәк. Тәкъдим ителәчәк киноларның афишалары район мәдәният үзәге каршандагы белдерүләр тактасында һәм халык күп йөри торган социаль биналарга, Карадуган, Чепья, Норма авылларында урнаштырылачак.