Билгеле булганча, 1-10 декабрь көннәре Халыкара инвалидлар ункөнлеге дип игълан ителә.
Ул декабрь аенда Халыкара инвалидлар көнен билгеләп үтү уңаеннан, физик мөмкинлекләре чикле булганнарны тагын да ныграк кайгырту максатыннан уза. Ункөнлек дәвамында физик мөмкинлекләре чикле иптәшләр хөрмәтенә бәйрәм чаралары, төрле спорт, күңел ачу бәйгеләре оештырыла. Олы йөрәкле, уңган-булган иптәшләребез ункөнлекне район мәдәният үзәгендә район җитәкчелеге белән җылы очрашудан башлаячак. Ун көн дәвамында социаль яклау бүлеге (2-41-43) белән Пенсия фондының (2-51-57) “Кайнар линия” телефоннары алар өчен генә эшләячәк, Чепьядагы “Наз“ үзәгендә алар өчен махсус тернәкләнү үтү каралган, өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә “Үзеңә сәламәтлек бүләк ит” дигән акция, үзәк китапханәдә “Салават күпере” утырышы, шашка-шахмат ярышлары, китап күргәзмәләре... Моннан тыш та гаҗәеп күп чаралар булачак һәм соңгы бәйрәм Чыршы тирәсендә төгәлләнәчәк.
Язмыш сынавына бирешмичә, тормышның тәмен белеп яшәгән райондашларыбыз һәр өлкәдә алдынгы, спортта да сынатмый, иҗатта да танылган шәхесләр, кул эшенә гаҗәеп осталар, уңганлыклары, тырышлыклары белән аерылып торалар. Үзләренең бергә җыелып сөйләшә, аңлаша, фикерләшә, күңел җәүһәрләре белән уртаклаша торган “Фикердәш”ләр клубы бар. Һәр адымда “Афәрин, дуслар!” диясе килә аларга!