«Сабантуй» ял һәм спорт паркында ачык һавада булдырылган заманча экранлы автокинотеатр һәр шимбә кичке сәгатьләрдә халыкка хезмәт күрсәтәчәк. Тәкъдим ителәчәк киноларның афишалары район мәдәният үзәге каршандагы белдерүләр тактасында һәм халык күп йөри торган социаль биналарга, Карадуган, Чепья, Норма авылларында урнаштырылачак.
Райондашлар, афишаларга игътибарлы булуыгыз сорала! Машинада утырган килеш, нәфис фильмнар карарга рәхим итегез!!