Алда менәсе үрләрем

2016 елның 2 декабре, җомга

Быел районыбызның шагыйре Гарифҗан Садыйк улы Мөхәммәтшинның тууына 75 яшь тулды. Шул уңайдан районда күп кенә мәдәни чаралар узды.   1декабрь көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендәБалтач урта мәктәбенең 2В, Балтач гимназиясенең 3А, Б сыйныфларында укучы китап укучыларыбыз катнашында узган“Алда менәсе үрләрем” дип аталган очрашу кичәсе дә шундыйлардан булды.Кичәдәбалаларга шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында мәгълүмат бирелде. Балтач урта мәктәбенең 2В (җитәкчеләре Замалиева Л.М.), Балтач гимназиясенең 3Б сыйныф (җитәкчеләре Гарафетдинова Л.Р.) балалары Гарифҗан абыйның шигырьләрен сөйләделәр, рольләргә кереп уйнап күрсәттеләр.Юбилярыбыз үзе дә кечкенә китап укучыларыбызга хикәя-шигырьләрен укыды, аларның сорауларына җавап бирде. Балаларга мәктәптә тырышып укыгыз, тәртипле, инсафлы булыгыз, әти-әнинең сүзен тыңлагыз, китап укыгыз,шул вакытта гына белемле, төпле һөнәрле кешеләр булып үсәрсездигән теләкләрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International