Чапшар авылында яшәүче Камалова Хәдичә Закирҗановнага 15 август көнне 90 яшь тулды.
Балтач муниципаль районында балигъ булмаган балалар тәрбияләүче аз керемле гаиләләргә яңа уку елына ярдәм итү күркәм гадәткә әйләнде.
Җәй башында ук “Мәктәпкә хәзерләнергә ярдәм ит” акциясе башланып китте. Мәгариф идрәсе тарафыннан бирелгән исемлек нигезендә “Наз” үзәге белгечләре 200 ләп гаиләнең торак-көнкүреш шартларын тикшереп чыктылар. Чараны район башлыгы Рамил Нотфуллин ачып җибәрде.
13 август көнне район башкарма комитетының утырышлар залында үткән иртәнге киңәшмә гаятьтә үзенчәлекле булды. Атналык эшләргә күзәтү ясалганнан соң районыбызның мактаулы төзүчеләрен һәм спортчыларын тәбрикләү мизгелләре булды. Әлеге тантаналы чарада Татарстанның һәм Россиянең танылган спортчысы, тренер Ирек Зиннуров та катнашты. Ул үзенең котлауларын ирештерде.
Чепья балалар китапханәсеннән җәйге каникуллар чорында да китап укучылар өзелмәде. Авыл мәктәбе укучыларыннан тыш республикабызның Казан, Яр чаллы кебек шәһәрләреннән, Яшел Үзән, Алабуга һ.б. районнарыннан кунакка кайтучылар, хәтта С-Петербург, Ульяновск кебек калалардан әби-бабайларында яңа уку елына кадәр көч-куәт җыярга кайткан балалар да бар.
Балтач җирлегендә яшәүче Калимуллина Нәкыя Калимулловнага 13 нче август көнне 90 яшь тулды.
Сезне Балтач муниципаль районы җитәкчелеге һәм шәхсән үз исемемнән матур бәйрәм — Физкультурачылар көне белән котлыйм.