Моннан берничә ел элек шушындый җыелышта чыгыш ясаганда район мөхтәсибе, Бөрбаш авылы имамы Җәлил хәзрәт Фазлыев, ел ахырында уздырыла торган чараны имамнарныӊ «Уӊыш бәйрәме», дип бик төгәл атаган иде.
Дөрестән дә, бу күркәм бәйрәмне районда бергәләп, матур итеп уздырырга җирлек бар. Тыныч тормышта аӊлашып, районыбызныӊ саллы уӊышларга ирешүе бергәләп эшләү нәтиҗәсе. Бу уӊышларда мәчет әһелләренеӊ, имамнарныӊ , мөгәллимәләрнеӊ дә өлеше бар, диде үзенеӊ чыгышында район башлыгы Рамил Нотфуллин.
Балтачта 10-11 декабрь көннәрендә “Хезмәт” газетасы призына хоккей ярышлары була
Газетабыз призына уздырылачак ярышта катнашырга 15 команда теләк белдерде.
Алар 9ы көнне дүрт группага бүленеп көч сынашачак. Финал уеннары 10 декабрьдә иртәнге сәгать 9га дип планлаштырыла.
Яз көне көннәр җылы торып, хоккей мәйданчыкларында боз эрегәч, «Хезмәт» газетасы редакциясе призына хоккей ярышлары үтми калган иде. Көткән ярыш узмагач, хоккей җанатарлары да бераз боегып калдылар сыман. Бу хоккей сезоныныда узган елгы хәл кабатланмас өчен, алдан «аяк киенергә» булдык.
10-11 декабрь көнне районныӊ иӊ яхшы 15 командасы газетабыз призына ия булу өчен хоккей ярышларын башлыйлар. Ә кичә редакциябездә ярышларга шобага салу булды. Аныӊ нәтиҗәләре түбәндәгечә:
Группа А: «Вираж», «Татарстан», «Борбаш», «Шубан»
Группа В: «Сосна-Беркут», «Алан», «Смәел-Зифа», «Игенче»
Группа С: «Түнтәр - Нур», «Кенә», «Яӊа тормыш», «Субаш»
Группа Д: «Норма», «Пүскән», «Кызыл юл»
14.30-15.00 “Кино һәм кино-җиһазлар” республика күчмә музее.
Башлангыч класс укучылары өчен. (мәдәният үзәге бию залы)
15.00-16.00 “Стрела наследия”, ”Птицы” мультфильм.балалар өчен
(тамаша залы).
16.00-17.00 “Кино һәм кино-җиһазлар” республика күчмә музее.
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм әти-әниләр өчен.
(мәдәният үзәге бию залы).
Һәвәскәр кино төшерүче райондашларыбызның иҗаты белән
Республика профессиональ кино осталарын таныштыру.
Мастер класс. (тамаша залы).
Быел районыбызның шагыйре Гарифҗан Садыйк улы Мөхәммәтшинның тууына 75 яшь тулды. Шул уңайдан районда күп кенә мәдәни чаралар узды. 1 декабрь көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә Балтач урта мәктәбенең 2В, Балтач гимназиясенең 3А, Б сыйныфларында укучы китап укучыларыбыз катнашында узган “Алда менәсе үрләрем” дип аталган очрашу кичәсе дә шундыйлардан булды.
Түгәгрәк өстәл артында 1 декабрь көнне район социаль яклау бүлегендә мөмкинлекләре чикле райондашларыбыз белән очрашып сөйләшү, фикер алышу оештырылды. Түгәрәк өстәл артына җыелганнар игътибарына район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллин, район мәшгульлек үзәге җитәкчесе Зиннур Зәйнуллин, пенсия Фонды идарәсе җитәкчесе урынбасары Алсу Сафина һәм башка өлкәдә хезмәт куючы белгечләр закондагы үзгәрешләр, яңа төр шартлар турында мәгълуматлар җиткерделәр. Мөмкинлекләре чикле гражданнарның сорауларына җаваплар бирделәр.
2016 ел Рәсәйкүләм Кино елы дип игълан ителде, бу уңайдан әллә никадәр эшләр башкарылыр кебек иде, әмма өстән финанслау әллә ни булмадымы, районда киносөючеләр тарафыннан күптән көтелгән кинотеатр турында тагын ишетелмәде. Ә бүгенгә кино диюгә күз алдына җитәкчесе – Михайлов Радик Тихонович килеп баса, һәм дә аның киномеханигы Юрий Добромыслов, хисапчысы Зөмәрия Заһретдинова, оператор-шофер Рамил Галиев. Райондагы киночелтәрне нәкъ менә алар яшәтә дә инде. Хәзер бит кинога тулы аншлаг белән йөргән кеше дә юк дисәк... Радик Тихонович белән әңгәмәбез дә шуннан куерып китте:
29 ноябрь көнне Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында, Кәрим Тинчуринның тууына 129 ел һәм татар театрының 110 еллыгы уңаеннан, Кәрим Тинчурин исемендәге VIII Халыкара милли драматургия театр фестивале кысаларында, республика мәктәпләре арасында уздырылган “Ул кабызган утлар балкышы” бәйгесенең йомгаклау тантанасы-гала концерт узды. Бәйгенең барлык этапларында да уңышлы нәтиҗәләр белән катнашып, тубәндәге номерлар финалга чыкты:
Балтач урта мәктәбеннән 10-11 сыйныф укучылары “Спектакльдән өзек” номинациясендә К.Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” драмасыннан өзек күрсәтеп 1 нче урынны яуладылар.
Нонэгэр урта мэктэбе базасында данлыклы пионервожатый Фэрт Гыйлмановнын тууына 90 ел унаеннан пионер сборы уткэрелде. Чарага район мәктәпләренең педагог –оештыручылары чакырулы иде. Бәйрәм залына алар нәкъ пионерларча горур атлап, кызыл галсткулардан килеп керде. Чара барышында Фәрт Гыйльмановның тормыш юлы, иҗаты, пионерия тарихына керткән өлеше хакында сөйләнде.
– Фәрт Гыйльманов — үзе белән эшләгән һәр пионервожатыйның, һәр пионерның күңелендә иң якты истәлекләр калдырган, тәрбия өлкәсендә гаҗәп зур изге һәм кыйммәтле эшләр башкарган зур хәрефле ПИОНЕР ул! –дип зур горурлык хисләре белән сөйләде нөнәгәрлеләр.
Күпкырлы талант иясе, сугышта күрсәтелгән батырлыклары өчен беренче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән Ф.Гыйльманов үзенең бөтен көчен һәм сәләтен, тырышлыгын яшь буынга әхлакый һәм эстетик тәрбия бирүгә багышлый. Чепья урта мәктәбендә җыр-бию ансамбле, драма һәм курчак театрлары оештырып, алар белән үзе җитәкчелек итә. Тиешле тематик костюмнарны, сәхнә бизәлешләрен үзе тегә, үзе хәзерли. Бәйрәмне үткәрү планын да үзе яза торган була.
Балтач җирлегендә яшәүче Хамбалов Гәбделфәрт Хамбаловичка 2 декабрь көнне 90 яшь тулды.