Быел районыбызның шагыйре Гарифҗан Садыйк улы Мөхәммәтшинның тууына 75 яшь тулды. Шул уңайдан районда күп кенә мәдәни чаралар узды. 1 декабрь көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә Балтач урта мәктәбенең 2В, Балтач гимназиясенең 3А, Б сыйныфларында укучы китап укучыларыбыз катнашында узган “Алда менәсе үрләрем” дип аталган очрашу кичәсе дә шундыйлардан булды. Кичәдә балаларга шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында мәгълүмат бирелде. Балтач урта мәктәбенең 2В (җитәкчеләре Җамалиева Л.М.), Балтач гимназиясенең 3Б сыйныф (җитәкчеләре Гарафетдинова Л.Р.) балалары Гарифҗан абыйның шигырьләрен сөйләделәр, рольләргә кереп уйнап күрсәттеләр. Юбилярыбыз үзе дә кечкенә китап укучыларыбызга хикәя-шигырьләрен укыды, аларның сорауларына җавап бирде. Балаларга мәктәптә тырышып укыгыз, тәртипле, инсафлы булыгыз, әти-әнинең сүзен тыңлагыз, китап укыгыз,шул вакытта гына белемле, төпле һөнәрле кешеләр булып үсәрсез, дигән теләкләрен җиткерде.