Түгәгрәк өстәл артында 1 декабрь көнне район социаль яклау бүлегендә мөмкинлекләре чикле райондашларыбыз белән очрашып сөйләшү, фикер алышу оештырылды. Түгәрәк өстәл артына җыелганнар игътибарына район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллин, район мәшгульлек үзәге җитәкчесе Зиннур Зәйнуллин, пенсия Фонды идарәсе җитәкчесе урынбасары Алсу Сафина һәм башка өлкәдә хезмәт куючы белгечләр закондагы үзгәрешләр, яңа төр шартлар турында мәгълуматлар җиткерделәр. Мөмкинлекләре чикле гражданнарның сорауларына җаваплар бирделәр.