22 август көнне Балтач үзәк китапханәсе каршында, 22 август- Россия Дәүләт флагы көне уңаеннан, район халкына китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Үзәк китапханә каршында эшләүче “Салават күпере” тозлы камырдан эшләнмәләр клубы әгъзалары тозлы камырдан Россия флагы ясадылар.
17 нче август көнне Ор авылы балалар мәйданчыгында Шеңшеңәр авыл китапханәчесе китап сөюче балалар өчен яңа кайткан китапларга һәм журналларга күзәтү үткәрде.
17 нче август көнне Шеңшеңәр һәм Ор мәдәният йорты коллективлары китапханәче белән берлектә “Маяк” күмәк хуҗалыгы ындыр табагында игенчеләргә төшке аш вакытында ял концерты тәкъдим иттеләр. Ор авыл клубында эшләп килүче бию түгәрәгенә йөрүче балалар матур, дәртле биюләре белән сөендерсә, Равилә апа Нәбиева үзенең моңлы тавышы белән тыңлаучыларны әсир итте. Нәфис сүз осталарын да җылы кабул иттеләр. Китапханәче көндәлек республика һәм район яңалыклары белән таныштырды. Игенчеләр исеменнән ындыр табагы мөдире дә матур ял концерты оештырганнары өчен мәдәният хезмәткәрләренә олы рәхмәтен җиткерде.
Россиядә ел саен 22 августта Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Ул Россия Федерациясе Президентының 1994 елның 20 августында “Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне турындагы” Указы нигезендә гамәлгә куелган.
1991 елның 22 августында Мәскәүнең Ак йортында беренче тапкыр өч төсле Россия флагы күтәрелде.
18 август көнне район ветеринария берләшмәсендә һәм авылларда хезмәт куючы ветеринария табиблары Арча районында республикакүләм ветеринария табиблары җыенында катнашып кайттылар. Сабантуйны хәтерләтүче бу җыенда алдынгы берләшмәләрне, мактаулы белгечләрне, конкурсларда җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы, күңел ачу чаралары һәм ярышлар да үткәрелде.
17 август көнне "Казанский репортер" һәм «Татар-информ» электрон басмаларында “В Балтасинском районе водитель комбайна выпал из кабины и попал под колесо” һәм “Балтачта комбайн астында калган ирне Республика клиник сырхауханәсенә китергәннәр. 29 яшьлек ир авыр хәлдә.” дигән язмалар дөнья күрде һәм республика матбугат чараларына таралды.
Парклар hәм скверларда чаралар үткәрү буенча расланган план кысаларында 19 нчы август көнне “Наз” социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә урнашкан хәриячеләр аллеясендә тернәкләнүчеләр арасында физкльтура буенча инструктор Рузилә Гафиуллина тарафыннан шашка ярышы үткәрелде.
17 август көнне Балтач үзәк китапханәсе хезмәткәрләре СМУ микрорайоны балалар мәйданчыгында «Факел” яшүсмерләр клубы белән берлектә балалар һәм өлкәннәр өчен “Урам китапханәсе” оештырдылар. Чарада катнашучылар китап һәм журналлар белән кызыксынып таныштылар, яратып укыдылар.
Район мәдәният үзәге сәнгать түгәрәкләренә укучылар туплау максатыннан кастинг үткәрә. Вокал буенча бер куплет җыр һәм кушымта, ә бию буенча хореограф күрсәткән күнегүләрне кабатларга кирәк булачак. Җырларга, биергә сәләте булган балаларны район мәдәният үзәгендә 22-24 август көннәрендә үткәреләчәк кастингка чакырып калабыз: