Кариле авылында яшәүче Гөлмәнвәр Хәбибулла кызы Фазылҗановнага 28 нче август көнне 90 яшь тулды.
25 август көнне, төштән соң Бөрбаш Сәрдегәне авылында янгын чыкты. Көчле ялкын белән шактый көрәштеләр, әмма аның нәтиҗәсе генә бик үкенечле булды. Ике хуҗалыкның йорты, каралты-курасы кара көлгә әйләнде, ә ике хуҗалыкның каралты-курасы янып бетте
26 август көнне район башлыгы каршында эшләп килүче террорчылыкка каршы комиссиясе утырышы булып узды. Утырышта көн тәртибе буенча түбәндәге мәсьәләләр каралды
2016 нче елның 26 нчы августында “Парк һәм скверлар” программасы кысаларында Балтач районын “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучылар “Йорт хайваннарын тәрбияләү” исеме астында лекция тыңладылар.
2016 нчы елның 25 августында “Социаль туризм” программасы кысаларында Балтач районы “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендәге ял итүчеләр «Халыклар дуслыгы» музеенда булдылар.
2016 нче елның 24 нче августында “Парк һәм скверлар” программасы кысаларында Балтач районы “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучылар белән биредә эшләүче хезмәткәрләр нарат күркәләре җыйдылар.
Урып-җыю эшләре төгәлләнеп килә, районыбыз кырларында санаулы гектарлар калып бара. Ләкин киләсе ел уңышына нигез салу быелдан ук башлана. Җир дөрес эшкәртелгәндә һәм уңдырышлы булганда гына зур уңышка ирешергә мөмкин. Туфракны көзен дөрес эшкәртү технологиясе хакында тәҗрибә уртаклашу уңаеннан, 23 август көнне “Сорнай” җәмгыяте кырларында семинар-киңәшмә узды
Чепья балалар китапханәсенә җәй көне кече яшьтәге китап укучылар өчен махсус җиһазлар кайтты. Уңайлы итеп эшләнгән урындык, өстәл, киштәләрне һәркем ошатты. Балалар рәсем ясыйлар, укыйлар, хәрефләр, саннар өйрәнәләр.
Балтачта 21 август көнне бөртекле һәм кузаклы культураларны урып-җыю тәмамланды. Тулаем 105 мең 600 тонна ашлык җыеп алынды.
Алдагы көннәрдә рапс сугып бетерү бурычы тора. Ул Уңыш, Тукай һәм Тимирязев исемендәге хуҗалыкларда гына калып бара. Озакламый кукуруз алу да башланачак.
Август аенда татарстанлылар, шул исәптән Балтач халкы да бер көнгә күбрәк ял итәчәк.
“Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турында”гы Татарстан законы буенча 30 август эш көне булмаган бәйрәм көне булып санала. Ул көнне Республика көне билгеләп үтелә. Бу хакта Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.