8 декабрьдә Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республика районнарының гадәттән тыш хәлләргә әзерлеге буенча үткәргән өйрәнүләрдә Балтач районына әнә шундый бәя куелды.
Штаб өйрәнүләренә әзерлек районда ике-өч ай элек башланган иде. Министрлык вәкиле, Татарстанның Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының әйдәүче белгече Наил Гареев гражданнар оборонасы хезмәтләре җитәкчеләре, штаб начальниклары белән эшчәнлекне көйләүче документлар әзерләү буенча өйрәтү алып барган иде. Шундый ук чаралар эвакуацияләнгән кешеләрне кабул итү комиссияләре, кабул итү пунктлары җитәкчеләре белән дә үткәрелде.
23 ноябрьдә башланып киткән өйрәнүләрнең иң кызган чоры 8 декабрьгә туры килде. Районның 11 службасы, 24 формированиесы, ягъни службаның өстәмә көчләре 18 авыл җирлеге, 18 мәктәп халыкны кабул итү пунктлары белән катнашты.
Мәсәлән, төнге 3.00тә эвакуация чаралары уздырырга сигнал булу белән өйрәнүләр өчен җаваплы хезмәткәрләрнең барысы да иртәнге сәгать 6.00да район мәдәният үзәгенә җыелды. Шуннан соң кызу һәм эзлекле тәртиптә эш башланды. Мәгълуматларны кабул итеп алу группаларына бер-бер артлы биремнәр килә торды. Эвакуацияләнгән кешеләрне кабул итү пунктларына хәбәр ителде.
Ә район башкарма комитеты бинасында тревога сигналы бирелү белән биредәге хезмәткәрләр һәм халык подвалга йөгереп төште. Эвакуацияләнгән подвалда су, канализация, ут, элемтә, җылылык һәм азык-төлек бар иде, димәк, кешеләрнең исән калуына ышаныч бар, дип нәтиҗә ясалды.
Авыл җирлекләрендә өйрәнүләр белән бәйле рәвештә башкарылган чараларның берничәсенә дә тукталып үтик. Мәтәскәдә күпер җимерелә һәм эвакуацияләнгән кешеләрне алып кайтып баручы 22 машинадагы 620 кешене коткаруда районның ЮХИДИ идарәсе һәм юл-транспорт хәрәкәте буенча җаваплы службалар шунда катнашты. Тагын бер сигнал Пыжмара авылы янындагы Кугуборка елгасы аша чыга торган күпер җимерелү турында керде. Ә Борнак авылында карантин игълан ителде, шул рәвешле аларга беркемне кертергә дә, чыгарырга да ярамады. Урта Көшкәттә юл-транспорт һәлакәте килеп чыгып, 5 кеше вафат булган иде...
Менә шундый берсеннән-берсе катлаулы, дөрес карар кабул итүне таләп итә торган биремнәрне үтәргә туры килде җаваплы хезмәткәрләргә.
Көн дәвамында барган штаб өйрәнүләре 15.00 сәгатьтә тәмамланды. Кабаттан район мәдәният үзәгенә нәтиҗәләр ясар өчен җыелдылар. Һәр службаның һәм группаның эшчәнлеген тикшереп чыкканнан соң бәя куелды. Гадәттән тыш хәлләргә "Иң яхшы әзерлекле" дигән бәяне юл һәм транспорт чаралары белән тәэмин итү хезмәте алды.
Гомуми нәтиҗәләр буенча «Балтач гадәттән тыш хәлләргә әзер» дип бәяләнде.
Шуны искәртәсе килә, газета һәм сайтыбыз яңалыкларын укучылар, «Районыбызда нинди хәлләр булган икән?!» дип ялгыша күрмәсен, боларның барысы да уйдырма. Бу моның ише хәлләргә райондашларыбызның әзерлеген тикшерү, практик күнекмәләр булдыру өчен уйлап чыгарылган күренешләр. Әлбәттә, гадәттән тыш хәлләр, кайгы-хәсрәт китерә торган вакыйгалар була күрмәсен. Ә инде ныклы белем, тиешле күнекмәләр беркайчан да комачау итми, алар теләсә нинди авыр хәлдән чыгарга мөмкинлек бирә.
(Ясминә Шәмсетдинова)