Балтачка бүген Татарстанның "Бизнес - десант"ы төште.

2016 елның 11 декабре, якшәмбе

Республика буйлап ТР Икътисад министрлыгы кече һәм урта бизнесны дәүләт яклавы турында чаралар комплексы кысаларында эшмәкәрләр өчен “Бизнес-десант-2016” түләүсез семинарлар сериясе үтә. Бу чараның чираттагысы бүген - 7 декабрь көнне безнең районда узды. 

Район үзәк китапханәнең уку залына җыелган эшмәкәрләребез һәм яшь бизнесменнарыбыз игътибарына тәҗрибәле бизнес-тренерлар үз эшеңне ачу һәм аны алып бару мәсьәләләре буенча консультация бирде, базарда позицияне ныгыту, каршылыкларны җиңү, эшмәкәрлек эшчәнлегенең уңайлыклары турында аңлатты. Тәҗрибәле һәм бу эшкә яңа аяк баскан эшмәкәрләр алдында республикада кече бизнесны дәүләт яклавының гамәлдәге программалары турында кирәкле мәгълүматлар җиткерелде. Семинарны оештыручылар яшьләргә үз эшеңне булдырганда һәм кешеләрне эшкә алганда нәтиҗәле әңгәмә үткәрү серләрен ачтылар, компетенцияләр, маркетинг тикшеренүләрнең мөһимлеге турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International